Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:41

Нобель Икътисад бүләген АКШ академигы, Принстон университеты профессоры алачак. Ул ирекле сәүдә һәм җитештерүне урнаштыру теориясен уйлап тапкан.

Дөнья икътисади кризиска каршы ашыгыч чаралар күргәндә, Нобель икътисад бүләге ирекле сәүдә һәм урбанизациянең глобал икътисадка тәэсирен өйрәнгән галимгә тапшырылачак.
Швеция Патша академиясе вәкилләре, шушы галимнең бүләккә лаек булуын игълан иткәндә, Кругман теориясе глобаль икътисадны яхшырак аңларга ярдәм итте, дип белдерде.
Гадәти сәүдә теориясе нигезендә илнең экспорт товарлары илгә хас үзенчәлекләргә карап билгеләнүен күз алдында тота.
Кругман теориясе, дөньякүләм сәүдәдә бер үк шартларга ия булган гына түгел, шул ук товарларны читтән китерткән илләрнең өстенлек итү сәбәпләрен ачып бирә.
Аның теориясе, ничек илләрнең югары технологияле үзәкләргә һәм үсеше алай ук югары булмаган “переферия” дәге төбәкләргә әверелүен аңлата.
Нобель лауреатларының бик азы гына, үз өлкәсеннән читтә дә тыныла. 55 яшьлек профессор Кругман, “The New York Times” газетасы өчен яза, дөнья телевидение каналларына комментарлар бирә. Ул АКШта Принстон университетында икътисад фәнен укыта.
Ул шулай ук АКШ президентының сәясәтен дә даими тәнкыйтләп килә.
Нобель икътисад бүләге 10 миллион крон күләмендә бирелә. (1,4 миллион доллар)
Бу бүләк, рәсми төстә Алфред Нобель истәлегенә багышланган Швериг Риксбанк бүләге, дип атала.
Бу - Нобель исемендәге 6 төрле бүләкнең соңгысы булды. Моңарчы медицина, физика, химия, әдәбият һәм тынычлык бүләкләре бирелгән иде.
Нобель 1895 елда атап калдырган фәннәр исемлегендә икътисад булмаган. Бу фән Швеция банкы тарафыннан 1968 елда гына исемлеккә кушылган.
Бүләк тапшыру тантанасы Стокһольмда 10нче декаберьдә булачак.

XS
SM
MD
LG