Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Русия белән сөйләшүләрне яңартырга әзер түгел


Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Русия белән стратегик хезмәттәшлек сөйләшүләрен кайчан яңадан башлап җибәрүләре турында карарларын игълан итмәде.

Сөйләшүләр Грузия белән хәрби низагтан соң туктатылган иде.
Франция һәм Германия аларны яңартырга чакырды, Британия, Швеция һәм кайбер башка илләр статегик хезмәттәшлек сөйләшүләрен дәвам итүгә каршы чыкты.

Аерым алганда, Русия тынычлык урнаштыру килешүен тулысынча үтәмәде, буфер зоналардан чыкса да, гаскәрләрен бәрелеш башланган урынга кайтармады, дигән дәгъваләр белдерелде.
XS
SM
MD
LG