Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья кризислары (тарихи белешмә)


Икътисади кризис – ихтыяҗ белән тәкъдим арасында тигезлек бозылу. Евразия һәм Америкада ике гасыр дәверендә 20-ләп икътисади кризис булган.





1857 – Беренче дөнья икътисади кризисы


Сәбәп
: тимер юл ширкәтләре күпләп банкротлыкка төшә


Нәтиҗә
: акцияләр базары ишелә, АКШта банк системы кризисы, Европа һәм Латин Америкасында кризис


1873 – Икенче дөнья икътисади кризисы

Сәбәп: Латин Америкасында кредитлар үсә, Германия һәм Австрия күчемсез милек базарында бәяләр ясалма рәвештә үсә

Нәтиҗә: Вена, Цюрих, Амстердам кыйммәтле кәгазь баразлары ишелә, алман банклары кредитларны озайтмау сәбәпле АКШта кризис

Кризис 5 ел дәвам итә


1914 – Халыкара финанс кризисы

(Беренче дөнья сугышы башлану)


Сәбәп: АКШ, Британия, Франция, Германия хөкүмәтләре сугыш чыгымнарын каплау өчен чит ил ширкәтләренең кыйммәтле кәгазьләрен сата

Нәтиҗә: барлык тавар һәм акча базарларында ишелү күзәтелә


1929-1933 – Бөек депрессия

Сәбәп: җитештерү үсеше сүрәтендә акча кытлыгы (дефляция – бәяләр төшү, финанс тотрыксызлык)

Нәтиҗә: кыйммәтле кәгазьләр $40 млрд төшә, җитештерү 46% кими, 1933 елга алга киткән 32 илдә эшсезләр 30 млн тәшкил итә


1973 – Беренче энергетика кризисы

Сәбәп: ОПЕК АКШка нефть җибәрүне туктата (Мысыр һәм Сүрия белән сугышта Израилгә ярдәм иткән өчен) һәм АКШның Көнбатыш Европа беректәшләренә бәяләрне 70% арттыра

Нәтиҗә: барлык таварлар һәм хезмәт күрсәтүләр кыйммәтләнә


1987 – Кара дүшәмбе

Сәбәп: берничә эре ширкәтнең бәясе кисәк төшкәннән соң, инвесторлар базарлардан китә

Нәтиҗә: Американың Dow Jones Industrial күрсәткече 22.6% төшә. Американ базарына ияреп Австралия, Канада, Һоң-Коң базарлары ишелә


1997 – Азия кризисы

Сәбәп: төбәктәге берничә илнең валютасы очсызлана, Көньяк-Көнчыгыш Азия (ККА) илләренең түләү сәләте кими

Нәтиҗә: чит ил инвесторлары ККА илләреннән китә, дөньяда тулаем җитештерү $2 трлн кими


1997 – Русия кризисы

Сәбәп: Русиянең дәүләт бурычы котычкыч зур, ягулык бәяләре түбән, хөкүмәт кыска мөддәтле кыйммәтле кәгазьләрен вакытында түли алмый

Нәтиҗә: рубльнең долларга чагыштырмасы 3 тапкырга төшә: 1998 августында бер доллар 6 рубль булса, 1999 гыйнварында 21 рубльгә әйләнә
XS
SM
MD
LG