Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Европа Берлеген уйландыра


Европа Берлеге илләренең Русиягә мөнәсәбәте каршылыклы. Шул ук вакытта Беларус һәм Үзбәкстанга чикләүләр өлешчә бетерелде.

Грузиядәге низагтан соң, сентябрь башында туктатылган Европа Берлеге - Русия килешүен кабат җанландыру өчен Германия, Франция, Испания һәм Италия тырыша. Алар Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне җайга салып, тиз арада хезмәттәшлекне дәвам иттерү кирәк дип белдерә.

Көнбатыш Европа илләре фикеренчә, Русия үз сүзендә торды һәм “Саркози - Медведев” килешүе нигезендә, 10 октябрьгә кадәр үз хәрбиләрен Грузиядәге буфер зоналардан чыгарды.

Шул ук вакытта Көнчыгыш Европа башкача уйлый. Аерым алганда, Польша, Балтыйк буе илләре һәм шулай ук Швеция бу мәсьәләдә саграк булырга чакыра. Алар 14 ноябрь, ягъни Русия - Европа Берлеге очрашуына кадәр бу өлкәдә ниндидер мөһим гамәлләр кабул итүгә каршы.

Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдт, Русия үз хәрбиләрен 7 августка кадәрге җирләргә чигендермәсә, без хезмәттәшлекне башламаячакбыз дип килешенгән идек, дип искәртте.

Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдт Мәскәү бар шартларны да үтәмәде, ди
“Алар өлешчә хәрбиләрне чыгаруга иреште, беренче чиратта буфер зоналардан. Әмма барлык районнардан да гаскәрләр 7 августка кадәрге булган җирләргә чыгарылмады”, диде Билдт 13 октябрьдә Люксембургта.

Швеция министры бу очракта Русия хәрбиләренең буфер зоналардан чыгарылса да, Көньяк Осетия һәм Абхазия җирендә калуын истә тотты.

Бильдтан тыш, Британия тышкы эшләр министры шулай ук Абхазия белән Көньяк Осетия статусы мәсьәләсендә яңалыклар барлыкка килгәнче, Русия белән хезмәттәшлекне кабат башлауга каршы булуын әйтте.

Балтыйк буе илләре чиновниклары әйтүенчә, Франция һәм Германия Русиянең Абхазия һәм Көньяк Осетиядә хәрбиләрен калдыруга зур игътибар бирми һәм Мәскәү бу өлкәдә күпмне эшләү сәбәпле, хезмәттәшлекне яңадан башлау турында сөйләшергә кирәк дип белдерә.

Ләкин Балтыйк буе илләре җитәкчеләре аңлый, аларның иң күп ирешә алганы ул да булса Брюссель - Мәскәү сөйләшүләрен берәр айга кичектерү. Европа Берлеге - Русия саммиты 14 ноябрь көнне Ниццеда узачак һәм нәкъ анда соңгы карарга киленер дип көтелә.

Шул ук вакытта Русия белән хезмәттәшлеккә каршы булса да, Көнчыгыш Европа моңа басым ясаудан курка, чөнки “ялгыз” калудан шикләнә.

Маҗарстан белән Словакия үзләрен Мәскәүгә якын итеп күрә. Ә Чехия киләсе елга Европа берлегенә җитәкче булачак ил һәм ул Русия белән каршылыкларга керергә теләми.

Мәсәкү белән хезмәттәшлек бәхәсле булган чорда Европа Берлеге илләре тышкы эшләр министрлары АКШ һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының 28 сентябрьдәге парламент сайлауларының ирекле узмады дигән сүзләренә карамастан, Беларустагы чикләүләрне киметәчәген белдерде. Элегрәк 40 беларус чиновнигына, шул исәптән президент Лукашенкога да, кеше хокукларын бозу өчен визалар бирү туктатылган иде.

Хәзер исә чикләүләрне киметү Мински августта барлык сәяси тоткыннарны азат итте һәм җавап йөзеннән Европа Берлеге чикләүләрнең бер өлешен бетерергә тиеш дип аңлатылды.

Шулай итеп, Беларус җитәкчеләренә барлык Европа Берлеге илләренә керү рөхсәт ителәчәк. Әмма Европа банкларындагы хисаплары туңдырылган килеш калачак.

Әлбәттә, чикләүләрне киметеп Европа Берлеге Беларусны Мәскәү урынына күбрәк үзенә каратмакчы. Һәм Беларусны гына түгел Үзбәкстанны да.

Чөнки дүшәмбе Европа берлеге тышкы эшләр министрлары шулай ук әлеге илдә өлешчә чикләүләрне бетерде. Үзбәкстан белән мөнәсәбәтләрне яхшырту ягында беренче чиратта Германия тора. Ник дигәндә, Русия - Грузия низагыннан соң, Европада энергия белән проблемалар чыгар да дип шикләнелә. Һәм бу очракта газга бай булган Үзбәкстан белән дустанә мөнәсәбәтләр әлбәттә комачауламыячак.
XS
SM
MD
LG