Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хөкүмәте $250 миллиардлык акция сатып алмакчы


Бүген АКШ җитәчелеге финанс базарларны тотрыкландыру өчен 250 миллиард долларга банк акцияләрен сатып алуы турында игълан итәчәк дип көтелә. Хакимиятләр 9 иң зур банкның кыйммәтле кагәзьләрен сатып алырга җыена.

Бу эш элегрәк АКШ парламенты раслаган 700 миллиардлык план кысаларында башкарыла. Шул ук вакытта, бу чара хөкүмәтнең карашы үзгәргәнен дә аңлата. Элегрәк, хакимиятләр, банкларның бәясе төшкән кәгазьләрен генә сатып алырга җыенган иде.

Берничә көн элек, Европа хөкүмәтләре дә финанс базарларга ярдәм күрсәтү планнарын игълан итте һәм триллион евро бүлеп бирергә килеште.
Дөнья финанслар базарларында бәяләрнең бераз үсүе күзәтелә. Русия биржаларында да, сәүдә башланган мәлдә, бәяләр үсте дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG