Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев наркотикка мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итте


Татарстан президенты өлкән сыйныйф укучылары һәм студентлар арасында наркотик куллануга мәҗбүри тикшерүне кертү турындагы тәкъдимен яңадан кабатлады.

"Мәктәпләрдә без тикшерү үткәрәбез инде, хокук яклаучылар бу кеше хокукларын боза дип безне тәнкыйтьли. Наркомания бик зур афәт, бу тикшерү балаларны кайгыртып эшләнгән гамәл дип саныйм”, диде Шәймиев.

Русиянең кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Владимир Лукин җавап сүзе белән чыкты. "Наркомания белән көрәшне алып барырга кирәк, әмма аны канун кысаларында эшләү зарур", диде ул. Лукин "кешенең гаепсезлегенә ышану", "үз үзеңә хөрмәт " кебек әйберләр дә бар бит әле, диде.

Бу белдерүләр 2014 елгы Олимпиадага әзерлек, Русиядә спорт үсеше мәсьәләләренә багышланган Русия Дәүләт Шурасы утырышында ясалды.
XS
SM
MD
LG