Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:29

Һөнәри белем бирү уку йортларында укучы студентларга тулай торакларда яшәргә урын җитми.

Соңгы ярты елда, Татарстанның мәгариф өлкәсендәге эшләр җайлы гына бармый. Башта милли компонентка кагылышлы ризасызлык белдерүчеләр күп булды, аннан соң республикада 70кә якын югары уку йорты филиаллары ябылды һәм менә көзен, яңа уку елы башлангач студентларның төрле урам җыеннары башланды. Берәр ай элек, Татар дәүләт һуманитар педагогия университетының 500гә якын студенты, тулай торакларга кертелмичә, урамда калдырылды. Бу уңайдан ризасызлык белдереп, алар берничә көн тулай тораклар алдында чатырларда да яшәп карадылар.

Тораксыз калучылар арасында күпчелеге читтән килгәннәр. Әйтик, Лаеш, Биектау баласына тулай торакта урын бар, Себер яисә башка төбәкләрдән килгәннәргә юк. Министр Наил Вәлиев, моны ел башында була торган гадәти хәл дип атады, һәм бу мәсьәлә якын арада чишелер дип белдергән иде.

Тулай торак мәсьәләсе һөнәри белем бирү уку йортларын да кагылды. Югары белем алу юллары артык җиңеләйде дип санап, җитәкчелек республикада күп кенә югары уку йортларының районнардагы филиалларын япты. Министр Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, бу үз чиратында һөнәри белем бирү уку йортларының абруен арттыру өчен дә эшләнгән. Чөнки соңгы елларда аларның хәлләре инде бөтенләй мөшкел булган. Быел исә, югары уку йортына керә алмаганнар һөнәри белем бирү уку йортына агылды.

Әмма биредә шулай ук торак мәсьәләсе югары уку йортыныкыннан аерылмый. Студентлар тулай торакта яшәргә дип килә, әмма гафу итегез, урыннар инде юк. Тулай торак җитәкчеләре кайсы бүлмәгә арендаторларны, икенчесенә тагын бер гаиләне, өченчесенә дә кемнедер яшәргә керткән. Берсе дә уку йортына бәйле түгел. Җитәкчелекнең төп максаты - тулай тораклардагы бүлмәләрне бушатып, анда студентларны кертү, ди министр Айрат Шәфигуллин.

“Узган ел 98 һөнәри белем бирү уку йорты мәгариф һәм фән министрлыгы карамагыннан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль үсеш министрлыгына тапшырылды. Бүгенге көндә аларның 52сендә тулай тораклар бар. Аларның хәлләре төрле, бинаның төзеклеге, андагы урыннар ягыннан да. Хәзер бу тулай торакларды 9 меңгә якын кеше яши. Канунда язылганча тулай торак вакытлыча яшәү урыны саналса да, 3500гә якын кеше биредә инде даими теркәлгән. Бу инде канунның бозылуын күрсәтә.

Әмма тулай торак җитәкчеләрен дә аңлап була. Озак еллар яшьләр һөнәри белем бирү уку йортларына укырга килмәгәч, тулай тораклар да буш торды. Бу биналарны ничек тә булса төзек хәлдә тоту йөзеннән арендаторлар кертү, бу яхшы эш. Әмма быелдан башлап мондый уку йортларында белем алучыларның саны артыр дип уйлыйбыз. Шуңа күрә әлеге студентларны кайда яшәтергә дигән сорау булмаска тиеш”, ди Айрат Шәфигуллин.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов исә, бүгенге көндә тулай торакта хокуксыз яшәүчеләр аннан китергә җыенмый, күп очракта мәхкәмә аша гына моңа ирешеп була, ди. Шунлыктан мондый берничә эш кузгалтылган. Әмма Казанда әле бу рәвешле тулай торактан куып чыгарылган кеше юк. “Кайбер очракта бу тулай торакларда пенсионерларның, хәрби хезмәткәрләрнең, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең яшәве билгеле. Әмма башка торак тапмыйча безнең аларны куып чыгарырга хакыбыз юк”, ди Андрей Поминов.

Җитәкчелек яшь буыннарны һөнәри белем уку йортларында укырга өндәсә дә, киләсе елга аларның санын 98дән 45кә калдырырга уйлый. Кайбер уку йорты биналары тузган, җимерек хәлдә, укучылар аз, шуңа күрә аларны ябу, яисә берничәсен берләштерү хәерлерәк, ди министр Айрат Шәфигуллин. Аның каравы, сан ягыннан кимесә дә, бу уку йортларында сыйфат артачак, дип белдерә җитәкчелек. Биредәге укытучыларның саны да кимемиячәк, чөнки бүгенге көндә һөнәри белем бирү уку йортларында укытучылар җитми. Студентлар саны арткач, аларның да эшләре артачак, дип саный белгечләр.

Бүгенге көндә әле байтак кына югары уку йөртлары күпләп юрист, икътисадчы чыгару белән шөгыльләнә. Әмма республика җитәкчелеге һөнәри белгечләрнең җитмәвен аңлап, бу эшкә нокта куярга уйлый. Ә яшьләрне яхшы торак шартлары, югары хезмәт хакы һәм башка уңайлыклар белән җәлеп итмәкче.

XS
SM
MD
LG