Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: наркотикка мәҗбүри тикшерү кирәк


Минтимер Шәймиев Дәүләт Шурасы утырышында, 14 октяберь 2008 ел
Минтимер Шәймиев Дәүләт Шурасы утырышында, 14 октяберь 2008 ел

Татарстан президенты яшьләрне наркотик куллануга мәҗбүри тикшерүне Русия буйлап кертергә тәкъдим итте. Хокук яклаучылар моңа каршы.

“Үзебездә, мәктәпләрдә без тикшерүне үткәрәбез инде, хокук яклаучылар "бу кеше хокукларын кыса", дип безне тәнкыйтьли. Наркомания бик зур афәт, бу тикшеренү балаларны кайгыртып эшләнә дип саныйм,”- диде Шәймиев Русия Дәүләт Шурасы утырышында.

Владимир Лукин
Русиянең кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Владимир Лукин җавап сүзе белән чыкты. Ул : “Наркомания белән көрәшне алып барырга кирәк, әмма аны канун кысаларында эшләү зарур, “кешенең гаепсезлегенә ышану”, “үз үзен хөрмәт итү” кебек әйберләр дә бар бит әле", - диде.
Бу белдерүләр 2014 елгы Олимпиадага әзерлек, Русиядә спорт үсеше мәсьәләләренә багышланган Русия Дәүләт Шурасы утырышында ясалды.

Татарстанның рәсми мәгълүматларына караганда Татарстанда соңгы ел ярымда 42 меңнән артык кеше тикшерелгән. Бар укучылардан, бары 0,3% яшь кеше генә наркоман, дигән нәтиҗә чыгарылган.
Быел язын, Казан студенты Михаил Киндер, наркотик тикшерүен узмаганы өчен имтиханнарга кертелмәвенә протест белдерде. Студент моны хокукларының кысылуы дип санады һәм мәхкамәгә мөрәҗәгать итте. Бу бәхәстә студент җиңде. Югары уку йорты җитәкчелеге аңа имтиханга керергә рөхсәт бирде. Киндер гаризасын мәхкамәдән алды.
Newsru.com хәбәр иткәнчә, Мәскәү башлыгы Юрий Лужков та үткән елда Русия канунына студентларны наркотик куллануга мәҗбүри тикшерү турындагы төзәтмәне кертергә тәкъдим иткән булган.
Студентларны мәҗбүри тикшерүне Думаның кайбер депутатлары да яклый, дип яза Newsru.com
XS
SM
MD
LG