Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Татарстанлылар Универсиадагә әзерлек турында хисап тотты


Татарстан президенты бүген Русия Дәүләт Шурасы утырышында Казанда 2013 елгы Универсиада иң югары дәрәҗәдә үткәреләчәк, дип белдерде. "13 спорт төреннән ярышлар үтәчәк. Кабул итүче як тагын берничә спорт төрен кертә ала, бу катнашучылар санын тагын да арттырырга мөмкинлек бирә", - дип әйткән Шәймиев.

Аның сүзләренчә Универсиадада, Сочидагы 2014 кышкы Олимпиадага караганда берничә тапкыр күбрәк кеше катнашачак. Анда 8 меңләп спортчы булыр дип көтелә.
Шәймиев төзелешләр өчен җирләр бүленеп бирелгән дип хәбәр иткән.

Татарстан президенты Универсиаданы кабул итүче шәһәр башлыгы буларак Илсур Метшинны Русия президенты каршындагы спортны үстерү, 2014 елгы Олимпиадага әзерләнү Шурасына кабул итәргә тәкъдим итте. Русия президенты Дмитрий Медведев моңа каршы булмавын әйтте.

Быел Казан 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукын яулап алган иде.

XS
SM
MD
LG