Accessibility links

Русиялеләр кибеткә азрак йөри башлый


Икътисади кризис сәбәпле, Русиядә эшсезләр саны артачак. Күпләр исә түбәнрәк хезмәт хакына эшләргә мәҗбүр була.

Әгәр Көнбатышта кризистан зыян күргән ширкәтләр берничә процент хезмәткәрне эштән җибәрсә, Русиядә мәсьәләне башкачарак хәл итәләр. Беренче чиратта бу хезмәт хакын азайтуны күздә тота. Шуңа әгәр соңгы елларда халык акчаны иркен тотып яшәргә күнексә, хәзер каешны кысарга туры киләчәк. Әлегә кризис үзен әлләни сиздермәсә, инде киләсе ел башыннан күпләрнең керемнәре 30% кимиячәк, ди белгечләр.

Русиядә хезмәт хакының яртысы даими бирелә торган акчаны хасил итсә, калган яртысы өстәмә түләүләр (премия-компенсация) рәвешендә бара. Хәзер нәкъ шул өстәмә түләүләрдән колак кагырга туры килер төсле. Ник дигәндә, ул эш бирүчене бернигә мәҗбүр итми.

Әлбәттә бу шартлардан канәгать булмаучылар эш урыныннан китә ала, әмма хезмәт урынын тәкъдим итүчеләрне бу инде борчымаячак. Чөнки кризис сәбәпле, хәзер азрак хезмәт хакына эшләргә ризалашучыларны табу алар өчен файдалырак.

Оешма җитәкчеләренә хезмәткәрләрне эштән азат итүгә караганда, түбәнрәк хезмәт хакына эшләтү отышлырак. Чөнки эштән чыгарган очракта ул хезмәткәргә тагын 2 айлык акчаны түләргә тиеш була. Әмма хәзер эшмәкәрләр авыл финанс хәлләргә сылтап, Русия икътисад үсеше министрлыгыннан бу түләүләрне бетерүне сорый.

Беренче чиратта финанс кризистан әлбәттә банклар һәм иминият ширкәтләре зыян күрәчәк. Инде хәзердән үк кайберләрендә хезмәткәрләрне кыскарту бара. Моннан тыш, төзелеш оешмалары, автомобиль җитештерү, металлургия ширкәтләрендә эшләүчеләргә дә кризис шактый “сугачак”. Элек җитәкче урынбасары вазыйфасын башкаручы хәзер инде шундый ук эшкә урнаша алмыячак. Ул бүлек җитәкчесе урынына ризалашып түбәнрәк хезмәт хакына эшләргә тиеш була. Әлбәттә бу халыкның сатып алу мөмкинлекләрен дә киметәчәк.

2009 елның кышында ук инде кешеләр кибетләргә азрак йөриячәк, ди белгечләр. Ярты елдан инфляция сәбәпле, кешеләрнең сатып алу мөмкинчелеге 15-20% азаячак.

“Әгәр сезнең керемнәрегез яхшы икән инфлициянең күтәрелүен яки төшүен сез инкарь итә аласыз әлбәттә. Әмма инде хезмәт хакыгыз 17-18 мең булса сезгә яшәү өчен көрәшергә туры киләчәк”, ди Русия фәннәр академиясенең икътисад институты җитәкчесе Руслан Гринберг

Аның әйтүенчә, кайбер хисапларга караганда, инфляция 20% күтәрелергә мөмкин. Һәм күпчелек халыкның хезмәт хакы азык-төлеккә генә җитеп барачак. Инде беренче ярты еллыкта ук Чукыт, Ямал-Ненец, Хабаровскийда гына да кешеләрне керемнәре берничә процентка кимегән. Ә икътисади кризис бу хәлне тагын да катлауландыра.

Инде билгеле булганча, Магнитогорски металлургия ширкәте җитештерүне киметү һәм хезмәткәрләрне кыскарту турында белдерде. Шулай ук КАМАЗ да 4 көнлек эш көненә күчүен һәм халыкны мәҗбүри ялга җибәрүен әйтте.

Белгечләр хәзер төгәл генә күпме кеше эшсез калачагын билгеләү авыр, әмма аның саны берничә миллионга җитәчәк дигән фикердә тора. Хәтта ки төзелештә генә дә бу сан 1 миллион булуы фаразлана.
XS
SM
MD
LG