Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау бар, дәрт юк


15 октябрьдә Азәрбайҗанда президент сайлавы. Ләкин Бакыдагы сайлау алды күренешләренә күз салганда ук аның нәтиҗәләре алдан ук билгеле дип әйтергә була.

7 намзәт арасыннан халыкка иң танылганы Илһам Алиев һәм аның бу шартларда сайлауда җиңеп яңадан икенче мөддәткә президентлыкка киләчәгенә ышаныч зур.

Оппозиция сайлауларның гадел булмаячагын искәртеп, сайлауга алдан ук бойкот белдерде. Президентның яңа Азәрбайҗан партиясы бу гаепләүләрне кире кага. Ә сайлау нәтиҗәләрен алдан ук чамалу башкала урамнарындагы халык өчен авыр түгел.

"Бөтен кеше сайлауда Алиевның сайлауны җиңеп яңадан президент булачагын әйтә. Хәзер хакимияттәге иң көчле түрә ул һәм аны башкасы белән алыштыру авыр" диде Бакы урманарындагы бер азәрбайҗанлы.

Азәрбайҗан башкаласында халык фикерендән кала, урамнардагы күренешләр дә нәтиҗәнен ни юнәлештә булачагын күрсәтә.


Бөтен җирдә Илһам Алиевнең зур рәсемнәре эленгән: урам, автобус һәм диварлардагы афишалар халыкны Алиевкә яңадан тавыш бирергә чакыра. Халыкның сайлауга битатарафлык күрсәтүе хакимияттәгеләрне шикләдергән һәм кешеләрне сайлауга җәлеп итәр өчен күбрәк тырышырга мәҗбүр иткән .

Азәрбайҗанда сайлауның узуы өчен анда катнашучылар саны мөһим булмаса да, аз кешенең катнашуы дөнья җәмәгатчелеге алдында аның бу вазифага чың мәгънәдә лаеклы булуын шик астына куюы ихтимал.

2005 елда әтисенең вафатыннан соң президент итеп сайланган Алиевнең, урам диварларында эленеп торган сайлау афишаларында, аның халык тарафыннан яклануын күрсәтә.

Афиша яныннан узып барган халык исә сайлау алдыннан канәгатьлек хисе кичерә.





"Илһам Алиев сайланыр һәрхәлда, бу илдә аннан яхшырак башка намзәт юк, оппозиция турында сөйләп торасыда юк. Илһам Алиев үзебезнеке. Безгә башкасы кирәк түгел" ди алар.

Оппозициядагы Азатклык партиясе, сайлауның яңа Азәрбайҗан партиясе файдасына тәмамланачагын алга сөрә. Чөнки намзәтләргә үзләрен таныту өчен аз вакыт бирелгән. Сайлауга бер ай калганда гына рөхсәт ителде, ә бу бик аз вакыт ди алар.

Оппозиция шулай ук, башка намзәтләргә мәгълүмат чараларында урын аз бирелүен әйтә. Матбугат иреклеге аксаган илдә дәүләт һәм хосуси мәгълүмат чаралары бары тик Алиевны гына күрсәтә һәм оппозициягә каршы ачыктан-ачык тискәре карашта булган програмнар такъдим итә" дип шикаят белдерә оппозиция ягы.

Нәтиҗәдә оппозиция халыкка күренме кала. Бакыдагы сайлау алды чараларын күзәтеп барган берәү:

"Намзәтләр мәгълүмат чараларында үз пропагансын алып барырга тырыша ләкин президент Алиев чаралары күбрәк яңгырый. Оппозиция намзәтләреннән әллә ни зур чаралар булмады, Уйлавымча оппозиция чаралары бик көчсез калды. Алар үзләрен таныта алмаган өчен халык аларны якламый, Алиев кешеләрдә күбрәк тәэсур калдыра", ди.

Сайлауларда шулай ук 500 дән артык халыкара күзәтүчеләр катнаша һәм аларнын күпчелеген Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре тәшкил итә.

Оешма Азәрбайҗанда моннан элек булган сайлауларның халыкара демократиягә туры килмәве турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG