Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия биржаларында алыш-биреш минуста тәмамланды


Биржалардагы сәүдә, вакытлыча туктатылып торганнан соң, төштән соң яңадан башланып китте. Индекслар һаман да бәяләрнең төшүен күрсәтә. Бүген көндез РТС һәм ММВБда индекслар 5% түбәнрәк дәрәҗәгә төшкән иде. Русия финанс базарларына Европа базарларыннан килгән негатив хәбәрләр тәэсир итте дип хәбәр ителә. Европа һәм Азия биржаларында бәяләр, ике көн күтәрелеп барганнан соң, бүген яңадан төшә башлады. Хәбәрләргә караганда, инвесторлар, глобаль дәрәҗәдә рецессия башланудан һәм ил хөкүмәтләре күргән чаралар икътисадларны җанландыра алмас дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG