Accessibility links

«Сүзең хак – алачагың юк…»


Республика бюджет проектына мәдәнияткә, милли эшләргә салынган чыгымнар ихтыяҗны канәгатьләндерми.

Билгеле булганча, демократик җәмгыятьтә хакимиятнең өч мөстәкыйль тармагы була. Һәм алар бер-берсе белән хезмәтттәшлек итеп, һәркайсы үз вазифасын башкара. Татарстанда дәүләт шурасы канун чыгара, министрлар кабинеты һәм аңа караган башка оешмалар башкарма хакимият вазифасын башкара. Ә югары мәхкәмә район, шәһәр судлары бәхәсле мәсьәләләрне хөкем итә. “Азатлык” радиосы аша Татарстан югары шурасында парламент тыңлаулары үткәрелеп, шунда якындагы өч еллык бюджет күрсәткечләрен тикшергән иде. Мәдәният, мәгариф, мәгълүмат чараларына тотылачак чыгымнарны Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты тикшерде.

Шагыйрь Разил Вәлиев җитәкләгә шушы комитет җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле. Анда эшләгән депутатлар Туфан Миңнуллин, Фоат Галимуллин, Ринат Закиров һәм башкалар иң актуаль мәсьәләләргә багышланган җыелышларда катнашып, чыгыш ясый. Алар матбугатның, радио, телевидениеның күз алдында эшләнә.

3 еллык бюджет тикшерүдә милли проектлар буенча комиссия әгъзалары, бюджет оешмалары җитәкчеләре, журналистлар катнашты. Әгәр дә хакимият машинасы акчалар бүлүне җитди кабинетларда тикшереп, иң зур җитәкчеләрнең фатихасын алса, бу юлы мәгариф, мәдәният, фәнне финанслауның күләме халыкка ирештерелде.

Чыгыш ясаучылар икътисади үсеш планнары һәм бюджет турында доклад ясаган хөкүмәт вәкилләренә конкрет сораулар бирде. Бу тармакка акча бирү һәрвакытта кысан була. Канәгатьләнү турында сүз дә була алмый. Язучы, дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин Габдулла Тукайның иҗатына багышланган интернет сәхифәсе ачуга акча саналганмы, дип кызыксынды.

“Тукай юбилее якынлашканда, без Тукай сайты ачарга җыенабыз. Тукай – ул аерым бер шагыйрь генә түгел, ул татар иҗтимагый фикеренең, татар мәдәниятенең символы. Әлеге сәхифәне булдыру бюджетка кертелгәнме?”, диде Туфан Миңнуллин.

“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов бу эшкә 1 миллион 200 мең сум акча шушы агентлык аша барачагын әйтте. Башка каналлардан да акча сорарга мөмкинлек бар икән.

Туфан Миңуллин 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек Татарстан бюджеты өчен авыр йөк булмасмы һәм аңа бюджет акчаларының күпмесе китүе турында да кызыксынды.

Финанс министры Радик Гайзатуллин исә җавап биреп, Универсиадага әзерлек киләсе елда 30 миллионга төшәчәген һәм бу турыда федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барганын әйтте.

Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов шушы иҗади оешмага һәм язучыларга биреләсе акчаның яртысын гына капларга җитүен әйтте.

“Бүгенге көндә иҗат берлекләренең хәле бик аянычлы. Әлбәттә бюджеттан акчалар бирелә, әмма ул акчалар безнең ихтыяҗларны 50%-ка да канәгатьләндерми. Минемчә, иҗат һәм язучылар берлегенең бюджетын кимендә ике тапкырга арттырырга кирәк. Әгәр дә безнең берләштерелгән бюджет 15 миллион булса, ул таман гына булыр иде”, диде Илфак Ибраһимов.

Татарстан президенты Минтимер Шәймиев язучыларга һәм иҗат берлекләренә ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Әмма май аенда үткән язучылар корылтаенда бәхәс иҗат берлекләре мөстәкыйль оешма булуы, дәүләтнең бары тик өстәмә генә ярдәм итүе турында барган иде. Күрәсең, бу бәхәс һаман да тәмамланмаган. Рәссамнар берлеге җитәкчесе Зөфәр Гыймаев, композиторлар берлеге җитәкчесе Рәшит Кәлимуллин үзләренең матди ихтыяҗлары турында сөйләгән теләсә нинди президент, патша тыңлап торса, аларның йөрәкләре селкенер, күзләренә яшь чыгар иде дип уйлый.

Телләрне үстерү программасына да өстәмә кирәк икән. Министр Радик Гайзатуллин һәм Разил Вәлиев бу турыда өмет уятырлык сүзләр әйтте. Соң булса да, тагын өстәргә мөмкиннәр икән.

Кәрим Тинчурин исемендәге театр җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов ике ел буе ремонтта торган театрга сәфәрдә күп йөрергә туры килгәнен сөйләп, КамАЗ машинасы һәм автобус бирүне сорады. Икътисад министры Радик Гайзатуллин бу мәсьәләгә кире кайтырга вәгъдә бирде.

“2008 елга караганда акча азрак каралган. Чөнки бу программага төзәтмә кертсәк, без икенче укылышка кадәр артыграк сумманы бюджетта карый алачакбыз”, диде ул.

Әлбәттә, чакырылган нәшрият, театр җитәкчеләренә, журналистларга менә шулай милли, мәдәният мәсьәләләрне уртага салып, сөйләшү мөһим һәм кызык булып тоелды. Чыннан да, бюджет проектына мәдәнияткә, милли эшләргә салынган чыгымнар ихтыяҗны канәгатьләндерми. Шулай да соңгы ике-өч ел эчендә мәдәнияткә юнәлдерелгән чыгымнар ике тапкырга арткан. 2011 елда мәдәният һәм матбугатка чыгым 2.7 миллиардка җитәчәк. Тик барыбер бу тармак һәрвакыт ач һәм ялангач хәлдә кала. Чөнки Русиядәге 4 милли проект исемлегенә бервакытта да мәдәниятнең кертелгәне юк.

Татарстанда хәл бераз уңайрак булса да, аның да мөмкинлекләре чикле. Республиканың берләштерелгән бюджеты 2009 елда 122 миллиард, 2010 елда 130 миллиард, ә 2011 елда 138 миллиард сум тәшкил итә. Моны парламент тыңлауларында депутатлар һәм җәмәгатьчелек дә тикшергән иде. Шуңа күрә әле әйтелгән моң-зарлар бюджет саннарын арттырырга ярдәм итәрме?

Төрек мәкалендә әйтелгәнчә, сүзең хак – алачагың юк. Ягъни син хаклы булсаң да, гозереңне үтәп булмый. Чөнки канун чыгаручы оешма- парламентның бер комитеты никадәр генә тырышса да, акчаларны каяндыр алып өсти алмый. Хөкүмәт тотыласы акчаларның күләмен 5 тапкыр санаган һәм министрлыклар шул акчаларны дөрес итеп тоткан өчен җавап бирә.

Шулай булгач, киң җәмәгатьчелек журналистлар алдында хакыйкатьне тәкрарлау ниндидер бер ритуаль буларак кабул ителә. Файдасыз булачагын һәркем аңлый. Әмма барыбер өметсез шайтан диләр. Тинчурин театрына машина бирү, яшьләр театры бинасын җылыту өчен 5 миллион сум табу мәсьәләсе бәлки хәл ителер. Әмма бюджетны җәмәгатьчелек белән тикшерү, суыкта автобус тукталышында сикергәләп, төрткәләшеп җылынуга охшап тора иде.
XS
SM
MD
LG