Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женева җыены Грузия низагын чишә алырмы?


Русия белән Грузия рәсмиләре август аенда чыккан низагны сөйләшер өчен бүген Женевада очрашты.

Ләкин ике ил арасындагы фикер айрылыгы бер җыелышта гына чишелергә охшамаган.

Август аенда чыккан низагтан соң Русия һәм Грузия рәсмиләре беренче тапкыр, Женевада очраша. Ләкин җыелыш алдыннан ике тарафның да бер-берсенә карашы ачулы һәм шикле булуы күзәтелдe.

Женевада узган халыкара җыен Мәскәү белән Тифлис арасындагы каршылыкарны чишү һәм низаг сәбәпле, өйләреннән китәргә мәҗбүр булган халыкка кыш килер алдыннан ярдәм итү мәсьәләсен сөйләшү максатында җыела.

Ләкин күзәтүчеләр бу мәсьәләнең бер утырышта гына хәл ителәчәгенә ышанмый. Алар бу сөйләшүләрнең әле тагын берничә айга сузылачагын фаразлый. Грузияның оппозициядәге Републикан партиясе әгъзасы Паата Закарейшвили низагны якыннан күзәткән белгеч буларак, җыен алдыннан болай дип үз фикерен әйтте:

"Сөйләшүләр бүген башлана. Ләкин бу сөйләшу тиздән тәмамлана алмас. Әле төрле утырышлар 2-3 ай буена дәвам итәр. Шуңа бүгенге сөйләшүләрдән әллә ни зур нәтиҗә чыкмаса, шаккатмаска кирәк. Әле аның нәтиҗәләре декабрьда, иң иртә дигәндә ноябрьда булыр", дигән карашта тора Грузиядәге оппозиция партиясе әгъзасы.

Грузиядән аерылырга теләгән төбәкләрдәге сугышчылар белән Грузия хәрбиләре арасындагы саташулар август аенда кинәт кызып китте. Соңыннан 7-8 августта, Грузиянең Көньяк Осетиядә идарәне яңадан үзенә кайтару омтылышында танк белән басып кирүе бәрелешләргә китерде. Бу мизгелдә Русия Грузия хәрбиләрен Көньяк Осетиядән куып чыгарды. Русия Грузиягә керүен, Грузиянең кабат агрессия күрсәтүен туктату максатында булуын аңлатты:

Соңыннан Русия солых килешүе буенча үз хәрбиләрен Грузия эчендәге буфер зоналардан 9 октябрда кире чыгарды.

Хәзер ике тараф низагны халыкара вәкилләр алдында чишәргә омтыла.

Җыелышка Грузия һәм Русиядән тыш, АКШ, Европа Берлеге һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оемасыннан вәкилләр дә катнаша. Русия җыенга Мәскәү яклы Көньяк Осетия һәм Абхазия җитәкчеләренең дә катнашуын тели, ләкин Грузия ягы моңа каршы чыга.

Грузия рәсмиләре Мәскәү яклы төбәк җитәкчеләренең җыелышта катнашуына рөхсәт итү өчен шарт куя. Аларның катнашуы рәсми булмаячак һәм алар белән җыенга Грузия яклы төбәк вәкилләре дә катнашачак.

Русия җыен вакытында Грузиягә каршы хәрби чикләүләр кертү тәкъдимен алга куя, Мәскәү ягы һөҗүмнәрне туктату өчен Грузия хәрбиләренә чикләүләр кертелү шарт, ди.

Грузия тарафы исә Русияның низаг төбәкләрендәге хәрбиләрен 3 тапкыр арттыруына борчылу белдерә. Абхазия һәм Көньяк Осетиядә низаг алдыннан Русиянең 2.500 тынычклык саклау көче булса, бәрелешләрдән соң бу сан 7.600 хәрбигә артты.

XS
SM
MD
LG