Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:36

Сораштыру сайлауларда Алиевның җиңүен күрсәтә


Тавыш бирү урыннары чыгышында үткәрелгән (exit-pull) сораштыру нәтиҗәләренә караганда Азәрбайҗандагы президент сайлауларында Илһам Алиев җингән.
Бу хакта «Ряй» күзәтү оешмасы башлыгы Ризван Абасов белдергән. Чыгыштагы сораштыру Алиевның 80% артык тавыш казануын күрсәткән.

Президент урынына 7 нәмзәт дәгъва итә иде. Оппозициядәге фиркаләр сайлауларга байкот белдерде.

Сайлауларда ике мең ярымнан артык халыкара күзәтүче эшли. Иң зур төркемне Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының кеше хокуклары бюросы җибәргән. Бу оешмадан 400дән артык күзәтүче килгән.

Рәсми нәтиҗәләр әлегә игълан ителмәде.

XS
SM
MD
LG