Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

12 октябрьдә узган Хәтер көне уңаеннан оештыручылар һәм катнашучылар нәтиҗә ясый. Нигә кеше аз чыккан, киләсе елга нишләргә, дип баш ватыла.



"Акыл сатучыларга" карамыйча

Кайбер чыганаклар чарага 150 кеше чыкты, дип хәбәр итсә дә, ТИҮ моңа ышанмый. Өч йөз чамасы кеше бар иде, кешеләр яңгырдан качып мәйданнан болдырга менеп басып торды, ди Юныс Камалетдинов. “Мине татар халкының битарафлыгы бик борчый. Киләчәк турында уйлау бик аз. Шулай да яңгыр булуга, салкын һава торуга карамастан кешеләр Хәтер көненә чыкты. Алар оештыручыларга килеп рәхмәтләр укыды. Татар иҗтимагый үзәгенең инде егерме елга якын ясалучы йоланы онытмавы, аны акыл сатып өйрәтеп торучылар һәм ясамагыз диючеләр сүзенә карамыйча, куркып тормыйча оештыруы башкаларны да рухландыра”, ди Хәтер көнен алып барган Камалетдинов.

Сәяси "кычкырулар" кешене тупламый

Журналист Искәндәр Сираҗи да кеше бик аз чыкканга борчылган. “Икенче елда аны уңышлырак итеп ясарга иде. Тик оештыруда башлап йөрүче өлкән кешеләр туксанынчы еллар башыннан чыгып китә алмый. Алар “азатлык” ише сәяси шигарьләр кычкыртуны хуплый. Тик сәяси көрәшне кулланып халык җыю чоры узды инде. Хәтер көнен мәтәм буларак та, яшьләрне мавыктырып җыр, шигырь белән дә оештырырга кирәк. Быел исә Хәтер көне яшь кешеләрне тартырлык та, ата-баба рухын искә алырлык та булмады”, ди ул.


Чыгыш ясаучылар "матур" да булсын

Сираҗи 2009 елда Хәтер көне Казанны саклаучыларга куелачак һәйкәлне ачуга багышлансын иде, дип тели. Ул, хөкүмәт белән акыллы сөйләшүләр алып барсаң, бәлки Хәтер көнен рәсми мәтәм көне итеп тә теркәтеп булыр иде, дип өметләнә. Шулай ук ул, Хәтер көне кебек чараларны оештыручылар, анда чыгыш ясаучылар башкаларны ышандыра, ияртә алырлык акыллы да, матур да булырга тиеш, дип саный.

Аз санда булсалар да, "кыюлар"


Татар газеталары быелгы Хәтер көне уңышсыз итеп оештырылган иде, дип яза. Хәтер көненә чыгучыларны тиле, радикал, утопияче дип санаучылар халык арасында да шактый.

Ә Matbugat.ru форумында язучы Азат Туктаров исә: “Хәтер көнендә катнашучылар саны әз булса да, аңарда милләт язмышына электән үк битараф булмаган зыялыларыбыз катнашты. Бер-ике язучы, галим, депутат. Татарстанннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә килгән. Чуаш һәм мари милли хәрәкәтеннән дә унлап кеше бар иде”, дип яза. Ул шул аз санлы кешеләрне кыю дип саный һәм аларга соклануларын белдерә.

Татарның "эчке дошманнары"

Ә чыкмаган күпчелекне ул гаепле итеп күрә. “Кая безнең меңләгән зыялы: әрәм тамак депутатлар, ришвәтче чиновниклар, «мискин» укытучылар, милләт кайгырту беренчеллеге турында аксиома чыгармаган галимнәр, үз талантыннан мөкиббән киткән язучылар, көрәшеп колак сеңерләре изрәгән мәйдан көрәшчеләре, милләтне дәвалый алмый торган табиплар, «йолдыз авырулы» йөзләгән җырчылар, атаклы артистлар, милләт хокукын белмәгән хокукчылар?” дип яза ул. Әйтеп узганнарга милләт берни түгел мени? Алар татарның эчке дошманы мени, дип сорый ул.

Азатлык идеясыннан ваз кичәргә теләмиләр


Татар иртәгәсе көнен кайгыртмый икән, бу куркыныч халәт, ди Азат Туктаров. “Ләкин мәйданга 300ләп кеше чыккан һәм алар арасында Казан, Чаллы яшьләре дә бар икән, димәк, күңелне кырмаска кирәк”, дип тә өсти ул.

Туктаров, Хәтер көнендә милли дәүләт идеясы өчен көрәшүне хуплый. Юныс Камалетдинов та, милли азатлыктан ваз кичә алмыйбыз, ди.

Ә көне?

Инде 15 елдан артык, галимнәр Хәтер көнен 12 октябрь көнендә узган дип килә. Тик ул Казанда башта 15 октябрь көнне ясалып йолага кереп киткән. Аннары хөкүмәт һәм оештыручылар килешеп, аны ял көненә туры китереп ясый башлады. Икенче елга якшәмбе көне 11 октябрьдә булачак. Тик 12 октябрь көнен яклаучылар аның төгәл көнендә узуын тели.

Хәтер көненә быел нигә кеше аз чыккан? Киләсе елга аны ничек оештырырга? Хәзерге рәвештә Хәтер көне татарга кирәкме?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG