Accessibility links

Башкорт корылтае III Бөтендөнья форумына әзерләнә


Уфада Бөтен дөнья башкорт корылтае җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең җыенында алдагы халык санын алу чарасы, башкорт телен укыту, II Бөтендөнья башкорт корылтае карарларын тормышка ашыру һәм башка мәсьәләләр тикшерелә. Республика күләм актив утырышы бүген Уфада башланды. Анда Башкортстанның вице-премьеры, милли сәясәт һәм мәдәниять министры Илдүс Илишев тә катнаша. Чара «III Бөтендөнья башкорт корылтае алдыннан иҗтимагый хәрәкәтнең актуаль мәсьәләләре» дигән исем астында үтә.
Җыен 2 көн дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG