Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:23

Рөстәм Миңнеханов Барак Обама яклы


Euromoney Conferences мөхәррире Марк Джонсон һәм Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов

Euromoney Conferences мөхәррире Марк Джонсон һәм Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов

Аның фикеренчә, президент сайлауларында Барак Обаманың җиңүе Татарстан икътисады өчен кулайрак булачак.

Euromoney халыкара инвестиция форумының финанс кризисы йогынтысында узуы һичшиксез җитәкчелекне дә бу кризисны телгә алырга мәҗбүр итте. Татарстан башлыклары республика икътисадының ныклыгы турында елмаеп сөйләсәләр дә, барыбер кризис хакында борчыла.

Бу чара кысаларында Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Euromoney Conferences мөхәррире Марк Джонсонга әңгәмә биргән. Биредә төп сүз республиканың инвестиция кертү ягыннан кызыклы төбәк булуы, кече һәм урта ширкәтләрнең үсеше, банклар челтәренең камилләшүе турында барган.

Белгечләр исә, бу әңгәмәдә, икътисадый мәсьәләләрдән бигрәк, Рөстәм Миңнехановның АКШтагы президент сайлауларына кагылышлы фикерләренә игътибар иткән.

“Обама әйткән сүзләре һәм эшләгән гамәлләре белән башка намзәтләргә караганда тынычрак. Республиканнарның сәясәте АКШта финанс кризиска китерде, шуңа күрә ил белән демократлар җитәкчелек итсә яхшырак булыр ди”, премьер.

Мәгълүмат чараларында әлеге хәбәр киң таралмады. Бу хакта нибары “Бизнес-газета.ру” һәм “Эхо Москвы” искә алды. Үткен фикерле сәясәт белгечләре исә, премьерның бу сүзләренән соң, уйга чумды. Янәсе, Татарстан премьеры АКШ белән яшь кеше идарә итүне кулай күрә, чөнки әле үзен дә чагыштырмача яшь дип саный. Республикада да премьер һәрчак яшьләр тормышы өчен борчыла, барлык эшләрен дә киләчәк буынга карап эш итә. Миңнеханов 1957, Барак Обама 1961елгы булуын исәпкә алганда, яшь аермасы зур түгел, яшьтәшләр дип тә була. Шуңа күрә, бер яктан премьер сайлавы республиканнар белән демократларга бүленсә, икенче яктан бәлки ул Обаманы яшьтәше булганга якын күрәдер дигән, үзәнчәлекле фикерләр дә ишетелә башлады.

Татарстанның икътисадый хәленә кайтканда, Рөстәм Миңнеханов, әңгәмәдә: “Бүгенге көндә Татарстан Русиядә иң алдынгы төбәкләрдән санала. Безнең төп максат – Татарстанны башка төбәкләрдән аермалы итергә түгел, ә башкаларга үрнәк республика итергә”, ди премьер-министр.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов, кризис булуга карамастан, Татарстанның 3 елга дип билгеләнгән бюджетын үзгәртергә җыенмыйбыз, дип белдергән.

Татарстан банклары челтәренең тотрыклыгына килгәндә, Миңнеханов иң элек гражданнарның ихтыяҗларын кайгыртырга кирәк, дигән фикердә тора. Бу хакта алар берничә көн элек Русиянең үзәк банкы җитәкчесе урынбасары Алексей Улюкаев белән дә сөйләшү алып барган. Кризис вакытында да Татарстан икътисадын тотрыклы итергә, республикада нефть табу һәм эшкәртү эшләре дә ярдәм итә, ди премьер. Аныңча, бүгенге көндә әлеге өлкәдән килгән табышның 90%ты федераль казнага китеп барса да, республика җитәкчелеге нефть эшкәртү буенча яңа заводлар төзүгә әзерләнә.

Әңгәмә ахырында, премьер-министр: “Без башкаларның Татарстанны харитада эзләп тапканын көтеп ятмыйбыз, төрле илләргә барабыз, андагы чараларда актив катнашабыз, шул рәвешле республиканы танытабыз”, дигән. Миңнеханов фикеренчә, тагын берничә елдан соң Татарстанны бөтен дөньяда беләчәк.

XS
SM
MD
LG