Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель: Мәскәү белән сөйләшергә иртә әле


Саркози Берлектә рәислек итә
Саркози Берлектә рәислек итә

Европа Берлеге җитәкечләре Русия гаскәрләренең буфер зоналардан китүе яхшы, ләкин сөйләшүләр башлау өчен җитәрлек түгел, ди.

Европа Берлеге белән Русия арасында мөнәсәбәтләр хәзерге вакытта 1997 елда төзелгән килешүгә нигезләнә. Яңа стратегик килешү турында сөйләшүләр, берничә тапкыр кичектерелеп, шушы елның июлендә яңартылган иде.

Август аенда Русия белән Грузия арасындагы низаг сәбәпле, сөйләшүләр кабат көрчеккә терәлде. Рәсми Брюссель Русия гаскәрләрен низагка кадәр булган урыннарга чыгаруны сөйләшүләр башлау өшен шарт итеп куйды.

Европа Берлегендә рәислек итүче Франция сөйләшүләрне яңарту турында шушы атнада Брюссель саммитында игълан итмәкче иде. Берлек әгъзалары арасында фикер бүленеше аркасында эш моңа барып җитә алмады.

Франция, Германия, Италия кебек "иске" әгъзалар Русия белән сөйләшүләрне мөмкин кадәр иртәрәк башлау ягында. Яңа әгъзалар – Польша, Чехия, Балтик илләре, аларга шулай ук Британия, Дания, Швеция дә кушыла – Мәскәү белән сөйләшүләргә әле иртә, дип саный.

"Әгәр без Русия белән Европа арасында каршылыклар өчен шартлар тудырсак, бу акыллы булачакмы? Һәрхәлдә бу без алга сөргән сәясәт түгел" - диде атнакич Брюссельдә Франция президенты.

Чәршәмбедә Женевада Русия белән Грузия арасында, арадашчылар катнашында, низагтан соң беренче сөйләшүләр үтәсе иде. Сөйләшүләр барып чыкмаган. Аларның өзелүе өчен хәзер тарафлар бер-берсен гаепли.

Шулай итеп, Женевада да, Брюссельдә дә әлегә нәтиҗә юк. Алай да, Европа рәсмиләре сер бирмәскә, дипломатик чараларын дәвам итергә җыена.

"Беренче очрашуда ук бар мәсьәләгә дә чишелеш табу кыен, - ди Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Хавьер Солана. – Хәзер без, киләсе очрашуга кадәр, ике яклы сөйләшүләр алып барачакбыз. Бу хакта килешенде. Шул юнәлештә дәвам итергә кирәк."

14 ноябрьдә Европа Белеге-Русия саммиты үтергә тиеш. Бу җыенга 4 көн кала Берлекнең тышкы эшләр министрлары Брюссельдә җыела. Мәскәү белән сөйләшүләрне башлау-башламау мәсьәләсе менә шул министрлар очрашуына калдырылды.

Женева сөйләшүләренә килгәндә, киләсе утырыш 18 ноябрьгә билгеләнде. Арадашчылар Русия һәм Грузия вәкилләрен тагын бер мәртәбә бер өстәл артына утыртып карарга җыена.


XS
SM
MD
LG