Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:04

Бәйсез британ ширкәте Төркмәнстандагы Ялатан-Госман газ кырының дөньядагы иң зурлардан берсе булуын ачыклады.

Үз муллыгын нәкъ менә газ сатуга корган һәм шул сәбәпле үзендәге икътисади вә сәяси хәлне камилләштерергә җыeнмаган Төркмәнстан өчен бу мөһим бер хәбәр. Әмма мондый тикшеренүләрнең дөреслегенә ни дәрәҗәдә ышанып була, алар нинди ысулларга нигезләнеп алып барыла дигән сорау да урынлы.

Үз җирләрендә нефть, я газ булуын белү бер нәрсә, ә менә ул байлыкларның тагын күпмегә җитүен планлаштыру - монысы инде икенче бер мәсьәлә.

Төркмәнстан электән үк үзендә дөньядагы иң зур газ ятмалары булыун белдереп килгән иде. Ел башында ул моны раслау өчен Британиядәге Gaffney-Cline and Associates ширкәтен яллап, аңа үзендәге газ кырларын тикшерүне йөкләде.

Атна башында әлеге ширкәт Төркмәнстанның көньяк-көнчыгышндагы Ялатан-Госман кырын тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте. Һәм алар көткәнгә караганда да яхшырак булып чыкты. Британ ширкәте вәкиле Жим Гиллет: "Бу ятма өчен иң яхшы фаразлар Дәүләтабад кыры белән чагыштырганда 5 мәртәбә зуррак, бу Ялатан-Госман кырын дөньядагы дүртенче, я бишенче иң зур ятмаларның берсе итә", ди.

Дәүләтабад кыры әлегә Төркмәнстандагы иң зур газ ятмасы санала иде. Ашгабадтагы хөкүмәт торбаүткәргечләр кору турында килешүләр имзалаганда, газны нигездә нәкъ менә шуннан кууны күз алдында тотып килде.

Хәзер инде яңа бер һәм күләме ягыннан шактый зуррак кыр бар булып чыга.

Gaffney-Cline ширкәте Ялатанда иң азы 4 триллион, ә уртача 6 триллион шакмак метр газ була ала, ди. Иң югары фараз исә гомумән 14 триллионга җитә.

Саннарның шундый төрле булуы газ ятмаларын һәм андагы газ күләмен ачыклауда төрле ысуллар кулланылуы, ә аларның eш кына каршылыклы нәтиҗәләр китерүенә бәйле. Кырның мәйданын ачыклыйсы әллә ни авыр түгел - беренче газ коeсы тирәләп яңалары бораулана, һәм мондый әйләнә бораулар газ беткәнче дәвам иттерелә.

Ә инде ятмадагы газның күпме булуын билгеләү кыeнрак. Газ анда гадәттә күлдәге су кебек җыeлып ятмый, ул төрле җир катламнары арасында җыeлган була. Яңа гына ачылган, әле эшкәртелмәгән газ, я нефть кырларындагы күләмне ачыклау тагын да катлаулырак. Шуңа да тикшерү нәтиҗәләрендә гадәттә төрле саннар китерелә - иң азы, иң күбе һәм уртача ихтимал.

Төркмәнстан бүгенге көндә Русиягә eлына 50 миллиард, Кытайга 40 миллиард, ә күрше Иранга 8 миллиард шакмак метр газ куа.
Eлына якынча 300 миллиард шакмак метр газ кулланган Европа Берлеге дә төрекмән газын алу теләген күрсәтеп килә. Моның өчен Русияне читләтеп кенә Набукко һәм Ак агым газүткәргечләрен сузу планнары корылды.

Элегрәк Төркмәнстанның бар бу торбаүткәргечләрне дә тутырырлык газы юк дигән шөбһәләр бар иде. Хәзер инде, әгәр дә яңа фаразлар дөрес икән, бу куркулар нигезсез булып чыга.

XS
SM
MD
LG