Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колесов Амур өлкәсе җитәкчесе урыныннан алынды


Русия президенты Дмитрий Медведев “Амур өлкәсе губернаторын вазыйфасыннан вакытыннан алда азат итү турында”гы карарны имзалады. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итте. Шушы карар белән Николай Колесовның вазыйфадан китү турындагы мөрәҗәгате кабул ителде.

Амур өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы итеп вакытлыча Олег Кожемяко билгеләнгән. Шулай ук, Русия президенты Амур өлкәсе канун чыгару җыенына Олег Кожемякога Амур өлкәсе губернаторы вазыйфаларын бирү турындагы тәкъдимне юллаган.

Соңгы вакытта, Николай Колесов исеме коррупция җанҗалларына бәйле рәвештә Русия күләмендә яңгыраган иде.

Николай Колесов өлкәгә 2007 елда билгеләнде. Аңарчы ул Казанда “Элекон” ширкәтен җитәкләде, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты булды.

XS
SM
MD
LG