Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ашханәне шартлаттылар


Уфаның Дим бистәсендәге бер ашханәдә шартлау булды.

Атнакич кичендә “Салават күпере” исемле ашханәнең ишеген ачып граната ташлыйлар. Бу явызлыкны кылучыны әлегә ачыклый алмадылар. “РГД” дигән граната шартлау нәтиҗәсендә бер ир кеше яараланган, үлүчеләр юк, дип әйтелде.

Башкортстан Эчке эшләр министрлгының җинаять эшләрен ачу бүлеге башлыгы Владислав Горкавцев әйтүенчә, бу вакыйга буенча тикшерү эшләренә иң яхшы белгечләр җәлеп ителгән.

“Без барлык ихтималлыкларны да тикшерәбез, - ди Горкавцев әфәнде. - Әлеге ашханәдә элек эшләп киткән кешенең үч алу өчен җинаять кылуы да, бизнес бүлешү дә, шәхси мөнәсәбәтләр ачыклау очрагы да булырга мөмкин”.

XS
SM
MD
LG