Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яшь ТНВ”да планнар зурдан


“Яшь ТНВ” эфирда булган кабатлауларны кыскартудан барлыкка килгән вакыт исәбенә эшләсә, киләчәктә “Яңа гасыр” җитәкчелеге балалар өчен аерым канал булдыру турында да хыяллана.

Бүгенге көндә Русиядә, үзләренең көн дәвамында эшләүче спутник каналы булган, әлбәттә урыслардан кала, тагын ике халык: татар һәм башкорт кына мактана ала. Татарда ул “Татарстан – Яңа гасыр” булса, башкортта “БСТ” каналлары. Еш кына бу ике телевидение каналын үзара чагыштыралар. Һәр ике каналның да үз өстенлекле, отышлы яклары бар.

“БСТ”ның балалар өчен тапшырулары шактый кызыклы, югары һөнәри дәрәҗәдә әзерләнә. Алар яшь буынны милли рухта тәрбияләүне беренче урынга куя. Дөрес, каналда аналитик тапшырулар күренми. “БСТ”ның балалар өчен әзерләнә торган тапшыруларының көчле булуын “ТНВ” телерадиокомпаниясенең җитәкчесе Илшат Әминов та таный. Бу турыда ул “Ирек мәйданы” газетасына биргән бер әңгәмәсендә әйтә.

“Чүлмәкчедән күрмәкче” дигәндәй, “Яңа гасыр” “БСТ” каналыннан калышмаска тырышып, нәниләр һәм яшүсмерләр өчен тулысынча татар телендә эшләүче канал булдырмакчы.

Бу атнада республика Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында да “Яңа гасыр”да балалар өчен махсус татар телле канал булдыру турындагы карар проекты тикшерелде. Канал җитәкчесе депутатлар алдында бу проектның бурыч һәм максатлары турыда сөйләде.

Илшат Әминов
“Бүген җәмгыять, мәктәп һәм мәгълүмат чаралары алдында мөһим бурыч – яшь буынны әхлакый, ватанпәрвар, милли җанлы, толерант шәхес итеп тора. Шуңа да “Яңа гасыр” каналында балалар һәм яшүсмер аудиториясенә адресланган, көненә ике сәгатьтән дә ким булмаган вакыт күләмендә көндәлек тапшырулар тәшкил итүче, татар телендә балалар һәм яшьләр каналы ачу зарур.

Канал программасында белем, мәгълүмат бирүче татар телендә тапшырулар уен тамашалар, викториналар, мультфильмнар, татар теленә тәрҗемә ителгән фәнни-популяр, документаль һәм нәфис фильмнар тәкъдим ителәчәк”, дип билгеләп үтте канал җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, уннан артык яңа тапшыру булдыру планлаштырыла икән. Әйтик, “Мин татарча сөйләшәм”, “Ачыктан ачык сөйләшү”, “Һөнәр сайлыйм”, “Иман”, “Бер караштан яраттым”, “Мәктәп” һәм башкалар.

“Безнең бурыч – яшь буында милли мәдәният, көнкүреш йолаларны, Татарстан халыкларының телләрен ихтирам итү хисен тәрбияләү, мәдәни мирасны, телне саклау һәм камилләштерү.

Телеканал эше балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм психологиясен исәпкә алынып, төзеләчәк. Балалар телеканалы әти-әниләргә, укытучыларга һәм гомумән җәмәгатьчелеккә яшь буынны тәрбияләүдә зур таяныч булачак. Һәм татарлар яшәгән төбәкләрдәге тамашачылар белән тыгыз элемтәдә торырга ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Әлеге тапшыруларның концепциясе Татар дәүләт гуманитар педагогия университеты галимнәре белән бергә эшләнде”, диде Илшат Әминов.

Әлегә “Яшь ТНВ” каналы эфирда булган кабатлауларны кыскартудан барлыкка килгән вакыт исәбенә эшләсә, киләчәктә “Яңа гасыр” җитәкчелеге балалар өчен аерым канал булдыру турында да хыяллана икән.

Әлегә бу киләчәк эше булса, ә менә ике сәгатьлек “Яшь ТНВ” каналы инде якын арада эфирга чыга башлаячак. Кичке сәгать 16.00 – 18.00 кадәр тапшырулар тулысынча нәниләр һәм яшүсмерләр өчен махсус әзерләнәчәк. Моңа кадәр балалар тапшырулары “Күчтәнәч”, “Тамчы шоу” кебек сәхифәләрдән генә торса, хәзер шушы ике сәгать дәвамында кызыклы мультфильмнар, туган телгә өйрәтә торган заманча проектлар көн саен бер үк вакытта эфирга чыгачак. “Яңа гасыр” каналы төзегән смета буенча бу проектка 125 миллион сум акча сорала. Хөкүмәт һәм финанс министры белән килешенгән бюджет проектында Татарстан бюджетыннан 40 миллион сум акча биреләчәк. Шул ук күләмдәге сумманы каналның икенче хуҗасы ТАИФ ширкәте бирергә тиеш.

Шулай итеп, дәүләт һәм гамәлгә куючы оешма балалар һәм яшүсмерләр өчен татарча тапшырулар чыгару проектына 80 миллион сум бирәчәк. Калган чыгымнарны каплау һәм, иң мөһиме, тапшырулар челтәрендәге “Яшь ТНВ” тамгасы белән чыгучы сюжетлар, программалар югары сыйфатлы булу журналистларның үзләреннән торачак. Монда акча гына түгел, талант, осталык һәм милли рухны аңлау татар телендә заманча телевидение булдырырга ярдәм итәргә тиеш, ди депутатлар.
XS
SM
MD
LG