Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

“Таң” белән “Тулпар” көрәшә


Сүз Чаллының Чулман урамындагы “Таң” дип аталган машина кую урыны турында бара.

1993 елда башлап хәзергечә аның директоры булып Марат Гарифуллин тора. Чаллының “Тулпар” ат спорты мәктәбе җитәкчелеге әлеге машина кую урыны җирен үзенеке дип саный һәм аны Гарифуллиннан алу өчен яз көне мәхкәмәгә биргән иде. Мәхкәмә “Тулпар” ат мәктәбе файдасына карар чыгара, ягьни Марат Гарифуллин җирне бушатырга тиеш була. Ләкин Гарифуллин әфәнде карарны үтәми, үзе дә аппеляция бирә. Мәхкәмә эшләре шулай ярты елдан артык дәвам итә инде. 4 сентябрь көнне Татарстан арбитраж мәхкәмәсе Гарифуллинга җирне бушату зарурлыгы хакында тагын бер карар чыгара. Шушы карар дөнья күреп 1 ай вакыт узгач, 3 октябрь көнне ат спорты мәктәбе директоры, милиция майоры Нәсим Гилаҗев һәм шәһәрнең физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Наталья Безрукова милиция белән килеп, “Таң” директоры Гарифуллинны куалый башлыйлар. Капка төбенә машина куеп, пыяласына “Урынның хуҗасы алышыну сәбәпле, яңа килешү төзү зарур”, дигән белдерү языла. Ә машина эчендә милиция утыра.

Машина кую урынның каравыл бүлмәсендә һәм административ бинада элеккечә “Таң” ширкәте хезмәткәрләре эшләрен дәвам итә. Шулай итеп, бер урынга ике хуҗа барлыкка килә, берсе эчтә, берсе тышта. Яңа хуҗа булырга дәгьвә иткән ат спорты мәктәбе белән яңа килешү төзергә теләүчеләр дә табыла. Ләкин аларның кайберләрендә яңа хуҗаларга карата шикләнү уяна һәм яңа төзелгән килүшеләрен юк итергә сорыйлар. Шундыйларның берсе Габдулла Хәйретдинов машина кую урыны хуҗасы мәсьәләсе хәл ителмәгән, шуңа аңа килешүне кире алырга телим, ди Хәйретдинов:

“Әйе, мәсьәлә хәл ителмәгән. Безнең башлык берне сөйли, тегеләр башканы. Мин ике ут арасында калдым. Яңа килешүне кире алырга телим”, диде.

Хәйретдинов бүтән мондый гаугалы урынга машинамны куймыйм, диде. “Таң” машина кую урынында 600ләп автомобиль. 600 кеше менә 3 октябрьдән бирле ике патшалык күренешен күзәтә. Халыкка мәшәкать тудырган мондый вәзгыять каян барлыкка килгән? Моңа ачыклык кертү өчен, “Азатлык” хәбәрчесе ике якка да мөрәҗәгать итте. “Тулпар” ат спорты мәктәбе вәкиле Рафис Хафизов:
“2008 елның 14 маенда Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе эшмәкәр Марат Гарифуллинның Яр буе районы территориясендәге 1,5га һәм 1,7га җир биләгән “Таң” машина кую урынын бушату турында карар чыгарды. Самара шәһәрендәге мәхкәмә аппеляцияне кире какты, Татарстан арбитраж мәхкәмәсе канунсыз кулланган җир кишәрлекләрен бушату турындагы карарны үтәү зарурлыгы турында Гарифуллинга язма юллады”, диде

Ә менә “Таң” ширкәте директоры М.Гарифуллин шәхси милек 3 октябрь көнендәге кебек тартып алынырга тиеш түгел, ди.
“Җир безнеке түгел, шәһәрнеке. 2005 елда аны ат спорты мәктәбенә бирделәр. Бу җирдә минем “Таң” машина кую урыны. Ләкин мәктәп менә 3 ел инде безнең белән килешү төзергә теләми. Килешү булмагач, мин салым түли алмыйм. Килешү юк икән, мәхкәмә карары белән мин бу машина урынын моннан алырга тиеш. Бу мәхкәмә приставлары катнашында эшләнә. Ләкин приставлар килгәнче, ат спорты мәктәбе директоры милиция майоры Нәсим Гилязов, физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Наталья Безрукова милиция белән килеп, минем милекне тартып алмакчы булдылар.

Минемчә, бу рейдерский наезд дип атала. Мәхкәмә приставлары милекне алырга 5 көн биргәннәр иде. Мин алардан 1 ай вакыт сорадым. Аннан соң шәһәр башкарма комитет рәисе һәм мэр янына бардым. Алар әйтте, машина кую урыны кирәк. Ат спорты мәктәбе белән килешү төзергә һәм калдырырга, диделәр. Бу мөрәҗәгать миндә саклана.

Мәктәп җитәкчеләре миндә машина куючылар белән килешү төзи башладылар. Бу эшкә хәтта укучыларны да җәлеп иттеләр. Шушы гамәлләре белән Гилязов әфәнде һәм Безрукова ханым үзләрен шәһәр җитәкчеләренә, халыкка каршы куйдылар. Бу хакта мин прокурорга, сәүдә-сәнгать палатасының коррупциягә каргы көрәш бүлегенә яздым. Алар бу эшкә хокукый бәя бирерләр, дип уйлыйм”, диде ул.
Машина кую урыны өчен көрәш әле дә туктамады. Йөзләгән машина хуҗасы Габдулла абый әйтмешли, ике ут арасында кала бирә.

XS
SM
MD
LG