Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булмаган автобусларга аерым юл


Яңа елдан башлап, юл кагыйдаләрен бозган өчен яңа җәзалар билгеләнгәч, Казан урамнарында, шәһәр транспорты өчен юлларда аерым юл булдырылды.

Бу юлдан йөргән өчен штраф бәясе 500 сум булса да, әле бүгенге көнгә кадәр, асфальтта ак буяу белән язылган “А” хәрефен саңга суккан кеше бик аз. Шунсы гаҗәп, мондый билгеләнгән юл, Казанда хәтта автобуслар йөрмәгән юлларда да билгеләнгән. Әйтик, Кирмән урамы шундыйлардан.

Әмма биредә мондый юлның билгеләнүе, ЮХИДИ хезмәткәрләренең ни дә булса онытуына бәйле түгел. Алар шул рәвешле Кирмән урамында туктап торган машина исәбен әзәйтмәкчеләр. Ник дигәндә, чөнки, гади юлда туктарга ярамый торган җирдә машинаңны калдырсаң, ни бары 100 сум штраф түлисе. Күрәсең күпләр моны азсына. Автобуслар өчен билгеләнгән юлда машина калдыру исә 300 сум, ә аннан йөрү 500 сумга төшә.

XS
SM
MD
LG