Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:23

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең Татарстанда барлык студентлар да наркотикка тикшерү тесты үтәргә тиеш дигән белдерүе яңа бәхәсләр уятты. Наркотикка тикшерү оешкан рәвештә үткәрелгән Казан дәүләт университеты һәм Казан технология университеты студентларына "Азатлык": “Сез наркотикка тест үттегезме? Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?” дигән сорау бирде.

- Мин Казан дәүләт университетында 1 курста укыйм. Сентябрьнең беренче атнасында ук үттек. Мөнәсәбәтем бик әйбәт. Тикшерүләре дөрес дип уйлыйм .

- КДУда укыйм. Быел үттек. Студентлар хастаханәсендә үттек. Курыкмыйм, мин үзем наркотик кулланмагач, миңа ул тестны үтәсе авыр булмады.

- Без КАИ университетында теге елны үттек. Безнең караш тискәре дә түгел, уңай да түгел. Бар инде ниндидер уңайсыз мизгелләр. Тикшерү наркотик кулланган студентларны университеттан куып чыгару максаты белән үткәреләдер дип уйлыйм.

- Без Казан театрал мәктәбендә үттек. Бу бик әйбәт чара, наркотикка бәйләнгән студентларны ачыклар өчен.

- Мин наркотик кулланмыйм, шуның өчен бу тикшерү мине кимсетмәде.

- Безнең кайбер студентлар бу тестны әле үтмәделәр. Төрле кешенең төрле сәбәбе бар. Мин наркотик кулланмаган студентлар белән аралашам. Минем үземнең дусларым наркотик кулланмыйлар.

- Наркоманнар белән көрәшүдә бу чара бик булышыр дип ышанып калам.

- Мин КДТУда укыйм. Наркотикка тестны үтү мине бөтенләй дә кимсетми, киресенчә, үзеңнең сәламәт булуыңа ышаныч тудыра. Мисал өчен, хәтта наркотик кулланган кешегә дә ул дәваланырга мөмкинчелек тудыра.


Казандагы кеше хокукларын яклаучылар үзәге рәисе Игорь Шолохов:

- Мәҗбүри тест үткәрү ул кеше хокукларын кыса, кешене кимсетә.

XS
SM
MD
LG