Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәлвә дигәнгә карап, авыз балланмый


Бу атнадагы “Безнең гәҗит”тә төп тема – Хәтер көне.

Газетаның “Мөхәррир сүзе” битендә “Хәлвә дигәнгә карап, авыз балланмый” дигән мәкалә урын алган. Автор илфат Фәйзрахманов быелгы Хәтер көненең ничек узуы һәм бу турыда үзенең уйланулары белән уртаклаша. “Быелгы Хәтер көне аеруча шыксыз көнгә туры килде. 1552 елгы октябрь исә тагын да шыксызрак булгандыр кебек тоела миңа. Урамнарда бүген гөрләвекләр булып яңгыр суы, ә ул чакта кан аккан, тарихи истәлекләргә караганда, Казансу елгасы кызыл төскә кергән...

Менә шуннан фаҗиганең ни икәнен аз гына булса да күзалларга була. Ә без суыктан, яңгырдан куркып, Хәтер көненә чыкмыйбыз. Өшетә, янәсе. Әйе шул, йөрәгебез өшергә өлгергән дә бугай инде.

Хәер, активлык булмавында үзебез үк гаепле түгелме?! Бердәмлекнең булмавы, таркаулык аркасында татар үз дәүләтен 1552нче елда югалткан, шул сәбәпле ул аны бүген дә кайтара алмый. Башка вакытта мин, болай да зәгыйфь милли хәрәкәткә зыян килмәсен дип, дәшми идем, ләкин быел сүз катмый кала алмыйм. Шушы Хәтер көнен кайчан үткәрик: 12сендәме (тарихи дөреслек буенча Казан ханлыгының алынуы шушы көнгә туры килә), әллә 15 октябрьдә (Хәтер көне шушы көнне үткәрелә башлады) үткәрергәме, дип ел саен бәхәсләшәбез. Әйтерсең бу иң зур проблема бүген. Әйтерсең шәһит бабаларыбыз безне 12сендә искә ала я 15ендә, дип рәнҗеп ята. Юктыр, алар бөтенләй искә алмасак, рәнҗер. Көне, сәгате, минуты мөһим түгелдер алар өчен.

Ярар, хуш... Аннан китә тагын бәхәс: “Хәтер көнен мин үткәрәм”, “без үткәрәбез” талашы... Әллә ничә татар иҗтимагый үзәге, әллә ничә җитәкче... быел да шулай бәхәсләшә торгач, көне килеп җитте. Үзгәрешләр дә, яңа сулыш та вәгъдә ителде. Әмма митинг башлангач, күпләр трибуна янына килә алмады. Хәер, мөһим микән бу трибунадан ниндидер нотык сөйләү. Минем үземә бу Хәтер көне бер буразнадан икенчесенә сикерә алмый азапланучы ватык патефонны хәтерләтә. Шул ук кешеләр, шул ук сүзләр, шул ук лозунглар. Хәлвә-хәлвә, дигән саен авыз балланмый бит”, дип яза Илфат Фәйзрахманов.

Шушы Хәтер көне темасына газетада тагын бер мәкалә урын алган. Ул “Хәтер көне — хәтәр көн” дип атала. Автор Айзат Шәймәрданов, Хәтер көненең пропагандасы булмаганлыктан, бу чарага халык бик аз санда йөри. Җыелганнарның да күбесе карт-коры, ди ул. “Хәтер көненә елдан-ел азрак кеше җыела. Җыелучылар да “Азатлык!” шигаре тотып, тәкъбир әйтә, аннары “Азатлык! Бәйсезлек!” дип кычкырып урам буйлый. Хәтер көненә чыккан булсаң да, ул хакта сөйләнүче сүз минимум дәрәҗәсендә.

Шунысы аяныч: лозунг тотып алдан йөрүчеләр дә күптән пенсия яшендә инде. Яшьләр ул көн хакында белми. Белүчеләрнең дә берәвенә көннең яңгырлы булуы комачау итсә, кайберәүләрне телефонына килгән СМСлар куркыткан. “Хәтер көненә чыксагыз, университеттан куыласыз”, имеш… ”. Мәкалә ахырында автор шигарьләрдә язылган, урам тутырып кычкырылган бәйсезлек хакында сораштыру уздыра. Бәйсезлек сүзен сез ничек аңлыйсыз? Татарга дәүләт кирәкме, дигән сорауларга төрле катлап кешеләре төрлечә җавап бирә.
XS
SM
MD
LG