Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Киевта милиция йөздән артык милләтчене тоткарлады


Киевта милиция милләтчеләр демонстрациясендә катнашкан йөздән артык кешене тоткарлады.

Украина эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, 400-ләп кеше сулчы фиркаләр вәкилләре җыелган Ирек мәйданына бәреп керергә маташкан.

Милиция аларны үткәрмәгән. Бәрелешләрдә бер милиция хезмәткәре яраланган.

Тоткарланганнарның таяк һәм калканнары тартып алынган.

Милләтчеләрнең бу гамәле Украина гыйсъянчылар гаскәре оешуның чираттагы еллыгына туры китереп әзерләнгән.

XS
SM
MD
LG