Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа кризис турында саммитлар үткәрәчәк


АКШ президенты Джордж Буш һәм Европа Берлеге җитәкчеләре дөнья финанс кризисына каршы чаралар турында сөйләшү өчен саммитлар үткәрергә дип килеште.

Бу турыда килешүгә шимбә көнне Вашингтон янында Кэмп-Дэвидта Буш белән Франция президенты Николя Саркози һәм Европа Комиссиясе башлыгы Жозе Мануель Барросо очрашуында килешенде.

Очрашу ахырында игълан ителгән белдерүдә аларның 4 ноябрьдә АКШта үтәчәк президент сайлаудан соң Америкада узачак саммитта башка илләр җитәкчеләрен дә катнашырга чакырачагы әйтелә.

Буш журналистларга дөнья җитәкчеләре финанс кризисы кабатлануны булдырмау өчен зарур үзгәрешләр турында уйларга, шул ук вакытта "демократик капитализмны" саклап калырга тиеш диде.

"Бу кризисның кабатлануына юл куймау өчен үзгәрешләр үткәргәндә демократик капитализмның нигезләрен саклап калу, ирекле базарга, ирекле кәсепчелеккә һәм ирекле сәүдәгә тугрылыклы булу бик тә мөһим. Без куркынычлы икътисадый изоляционизмга бирелмәскә, һәм тормыш шартларын яхшырткан, дөньяда миллионнарча кешегә фәкыйрьлектән чыгарга ярдам иткән ачык базарлар сәясәтен дәвам итәргә тиешбез," - диде Буш.

Тәкъдим ителгән саммитта Зур Сигезлек илләре АКШ, Русия, Франция, Германия, Италия, Япония, Британия, Канада, шулай ук Кытай, Һиндстан һәм башка илләр катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG