Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда һава һөҗүмнәре 60-лап сугышчыны үтерде


Пакстан хәрби очкычлары илнең төньяк-көнбатыш өлешендә сыенган сугышчыларны утка тотып Талибан яклы 60-лап сугышчыны үтерде дип хәбәр ителә.

Пакстан иминлек хезмәтенең бер җитәкчесе әйтүенчә, Сват үзәнлегендәге Пеочарда сугышчыларның хәрби күнегүләр үткәрү һәм сыену урыннары юк ителгән.

Икенче бер җитәкче әйтүенчә, очкычлар тауларда Талибан сугышчыларының зур бер күнегүләр үзәген һәм яшеренү урыннарын бомбалап күп кенә сугышчыны үтергән.

Аның әйтүенчә, төбәктәге чыганаклар 60-лап сугышчының үтерелгәнлеген белдерә һәм үтерелгәннәрнең саны тагын да күбрәк булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG