Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иванов: Русия үз флотын Акъярдан чыгара ала


Русия премьер-министр урынбасары Сергей Иванов, әгәр дә Украина хөкүмәте таләп итсә, Русия 2017 елда Акъярдагы хәрби ныгытманы бушатырга әзер дип белдерде.

Би-Би-Си телевидениесенең "Панорама" тапшыруында Иванов Русия Кырымдагы Акъяр порты арендасын 2017 елдан соң да озайтырга тырышачак, әмма Украина хөкүмәте аны озайтырга теләмәсә, үз флотын аннан чыгарачак диде.

Иванов Мәскәүнең анда җир дәгъвалары юк, Русия элек Советлар Берлегендә булган барлык илләрнең дә бербөтенлеген таныды диде.
XS
SM
MD
LG