Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Сембер татарларының аеруча күпләп җыелуы сәбәбен – Кол Гали һәйкәлен булдыру тырышлыкларының бай тарихы булудан күрергә кирәктер.

Рәсми чара башланганчы, җыелган халыкны җирле үзешчәннәр җыр-моң белән сыйладылар. Халык бик күп җыелган иде: өлкәнең барча районнарыннан да, диярлек. Кайбер авыллардан үзешчән сәнгать түгәрәкләре дә.

Бу чараның мөһимлеген Казаннан югары абруйлы шәхесләрнең килүе, шулай ук БТК башлангычы белән, Идел-Урал төбәкләренең милли хәрәкәт җитәкчеләре дә катнашуы да күрсәтәдер. Әлбәттә инде, Казаннан аеруча күп кеше килгән: рәсми делегациядән тыш, журналистлар, “Болгар” җәмгыяте вәкилләре, артистлар.

Сембер татарларының аеруча күпләп җыелуы сәбәбен – Кол Гали һәйкәлен булдыру тырышлыкларының бай тарихы булудан күрергә кирәктер. “Болгар яңарышы” һәм “Туган тел” оешмалары Кол Галинең тууына 820 ел тулуга – 2003 елда ук бу җәһәттән байтак тырышлыклар күрсәткән иделәр. Тик ул вакытта төрле инстанцияләр тарафыннан оештырылган төрле киртәләрне ерып чыга алмадылар.
Шөкер, соңгы 3 ел эчендә, тынгысыз җан Шәүкәт Богданов һәм аның тарафдарларының Болгар тарихы һәм мәдәнияты белән халыкны да, хакимиятне дә таныштыру чаралары, активистларның үҗәтлеге тиешле нәтиҗә бирде. Шул ук вакытта Татарстаныбызның тәэсире дә үз өлешен кертте, дияргә була. Казанда Кол Гали һәйкәле ачылу да, Татарстан хакимиятенең уңай карашы да, миллионнан артык акча белән бу һәйкәлгә үз өлешен кертүе дә семберлеләр уңышына терәк булып торды, дияргә була.

Һәйкәлне ачуның үзенә килсәк, анда яңгыраган чыгышлардан берничә өзек тә бу чараның чын тантанага әйләнгәнен күрсәтә аладыр.
Тантананы Өлкә башлыгы Сергей Морозов ачып җибәрде. Ул Татарстаннан җитди делегация килүенә шатлыгын белдерде. Ә Кол Гали һәйкәлен ачуны Ульян өлкәсе өчен генә түгел – бөтен Русия өчен мөһим чара дип бәяләде. Чөнки, диде ул, ата-бабаларыбызның рухи мирасын саклау – әхлакый тәрбиянең иң үтемле коралы.

БТК рәисе Ринат Закиров Сембер активистларын үрнәк эшләре белән тәбрикләде һәм нәкъ шушы үрнәк сабак булсын өчен, башка төбәкләр вәкилләрен дә бирегә чакыруын белдерде.

Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина шундый ук фикердә икән.

Атаклы әдибебез Равил Фәйзуллин үз фикерләрен шигъри юллар белән тәкъдим итте.

Шәүкәт Богданов үзенең урысча чыгышын, “Йосыф китабы”ннан өзек китереп, аның төрле диннәр арасында татулыкка өндәвен ассызыклады һәм аның дөнья күләмендә танылган бөек әсәр булуын тасвирлады.

Рәсми тантанадан соң, Телевизион үзәк бинасында БТК үзенең киңәйтелгән күчмә утырышын уздырды. Ә халыкка нәкъ шушы көнгә аякка бастырылган “Октябрь” кинотеатры бинасында Казан артистлары бик шәп концерт бирделәр. Рөстәм Закиров, Вил Усманов кебек җырчыларның да бу тамашада катнашуы – аның сыйфатын һәм дәрәҗәсен сүзсез дә аңларга ярдәм итәдер. Ә залга сыймаганнарны бина каршында милли бию көйләре биетте дә, уйнатты да.

Сүз ахырында тагын бер мөһим нәрсәгә тукталып үтү кирәк: һәйкәл чын мәгънәсендә халык акчасына салынды. “Өмет” гәзите соңгы айларда, һәр санында диярлек, өлкәнең берәр татар авылында 10 сумнан алып меңнәргә кадәр акчалата ярдәм итүчеләрнең исемлеге бастыра килде. Кем күпме булдыра ала, яки кемнең күңеле ни дәрәҗәдә киңрәк. Ак байларыбыз да читтә калмадылар. Әйтик, Сарытауда яшәүче якташыбыз Эдуард Ганиев һәм Сембер егете Марат Якупов аеруча юмартлык күрсәттеләр.

Алар үрнәге башкаларга да этәргеч биргәндер, бәлки. Тагын бер гыйбрәтле күренеш: үз өлешләрен кертүчеләрдән барчасының да исемлеген туплаган махсус капсула һәйкәл астына куеп калдырылды. Киләчәк буыннарга хат булып ирешсен, дип. Шунлыктан бу һәйкәлне Кол Галинеке генә түгел – 21 гасыр башында Сембер каласында яшәгән татарның милли үзаңын әлегә җуеп бетмәгәнлеген раслаучы һәйкәл дә булып калыр, чөнки нәкъ фикер бердәмлеге уңышка китерде бит.

Һәм бу күренеш үзе үк халыкка үз тамырларын барлауга да этәргеч биргәндер.

XS
SM
MD
LG