Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Диваевны эшеннән алды


Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Рафаиль Диваевны вазыйфасыннан алды.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы рәсмие әйтүенчә, Диваев пенсия яшенә җитү сәбәпле үзе язган гариза нигезендә киткән. Ул гаризасын 2 атна элек язган булган.

Хәзер Башкортстан эчке эшләр министры вазыйфасын вакытлыча Артур Әхмәтханов башкара.

Соңгы елларда хокук яклау оешмалары Башкортстан эчке эшләр министрлыгындагы коррупциягә һәм кеше хокукларын бозуларга зарланып Русия җитәкчелегеннән Диваевны вазыйфасыннан алуны таләп итеп килде.

2004 елда республика милициясенең Благовещен шәһәрендә халыкны күпләп кыйнау оештыруы зур шау-шу чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG