Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

Идел-Урал халкы һәм бөтен төрки дөнья өчен кайгылы вакыйга - 1552 елда дәләтчелекне югалтуның 456 еллыгы уңаеннан Анкарада да Казан шәһитләрен искә алу җыены үткәрелде.

Казанда һәм Сембердә булып узган Хәтер көненнән аермалы буларак Төркия башкаласында оештырылган “Сөембикәне һәм 1552 ел Казан шәһитләрен искә алу җыены”нда гыйльми нотыклар белән беррәттән бүгенге көн вазгыятенә анализлар, бәяләр дә ясалды.
Җыенда чыгыш ясаучылар үз илен саклаучылар белән шәхси мәнфәгатьләре өчен хыянәт итүчеләр арасындагы каршылыклар җәһәтеннән булсын, үз җаннарын биреп ватаннарын яклаган шәһитләрнең батырлыгы ягыннан булсын, бу вакыйганы искә төшерүнең әһәмиятенең бик зур булуына басым ясады.

Татар-уйгыр галиме Иклил Корбан һәм аның Татарстанда туып үскән хәләл җефете, әдәбият белгече Роза ханымның тырышлыгы белән уздырылган чара нигезен Йосыф Акчура салган “Төрек учаклары” җәмгыятенең ярдәме белән иҗтимагый оешманың үзәк бинасында оештырылды.

Мәҗит Сүзәр
Җыелыш оештыру комитеты җитәкчесе Роза Корбанның Татарстандагы сәяси вәзгыять, милли проблемалар турындагы чыгышы белән башланып китте.

Урысларның үз телләрен, диннәрен һәм тарихларын саклауга бик зур әһәмият бирүләрен ассызыклаучы Роза ханым: “Явыз Иван да, Петр беренче дә барысы да алар өчен изге шәхесләр булып санала. Алар фикеренчә, бары тик урысларның гына хокуклары бар. Татарлар белән бергә башка милләтләрнең хокуклары юк. Хокуклары булмаганы кебек тарихлары да юк”, дип Русиядә бүгенге көндә милли мәсьәләләрнең хәл ителмәвенә карата борчылуларын да җиткерде.

Роза Корбан “Иттифак” партиясе башлыгы, язучы Фәүзия Бәйрамованың җыенга дип язып җибәргән белдерүен дә укыды.

Күренекле сәясәтче һәм язучы Бәйрамова белдерүендә Татарстанның 1992 елның 21 мартында уздырылган референдум нәтиҗәсендә бәйсез дәүләт булырга хокук казанганын, дөнья илләре - Косованың, Русия - Көньяк Осетия белән Абхазиянең мөстәкыйльлеген таныганы кебек, Татарстанның да сәяси бәйсезлеген кабул итәргә тиеш булуларын белдерде. Аның: “15 октябрь – татар милләтенең бәйсезлеген югалткан көн булса, ул моннан соң татар дәүләтен кабаттан торгызу өчен көрәшкә күтәрелеш көне булсын”, дигән сүзләре алкышлар белән каршыланды.

Конференциядә Бөтендөнья татар лигасы мактаулы рәисе Али Акышның җыенга дип җибәргән чыгышы да яңгырады. Али аганың нотыгында бәйсез һәм автоном төрки җөмһүриятләрне берләштергән Бөек конфедератив дәүләт идеясенең тормышка ашырылырга тиешлеге бәян ителде, шулай ук бүгенге көндә Русиядә федерациянең юкка чыгарылып, милли республикаларның бетерелүе куркынычына игътибар юнәлтелеп, Татарстанның тулы мөстәкыйльлек юлындагы көрәшен матбугат чаралары, интернет аша бөтен дөньяга ирештерү зарурлыгы әйтелде.

Күршат Алтай
Нотыкның ахырын Али Акыш азатлык өчен милли көрәшне төрки халыкларның танылган милли лидерлары Мостафа Кемал Ататөрек, Әмин Рәсүлзадә, Җагфәр Сәйтәхмәт, Шәех Шамил, Гаяз Исхакыйлар юлыннан дәвам итәргә кирәклеген искәртеп төгәлләде.

Эшмәкәр Мәҗит Сүзәр Татарстанның 1992 елдан бүгенгә кадәр нинди үзгәрешләр кичергәнлеген, тик милли мәсьәләләрнең генә әлләни искитәрлек хәл ителмәве турында әйтеп узды.

“Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге рәисе Күршат Алтай исә игътибарны Казан ханлыгының соңгы бәйсез ханбикәсе Сөембикәнең фаҗигале, ачы хәсрәт тулы язмышына юнәлтте һәм Сөембикә каберенең Казанга кайтару фикерен белдерде. “Сөембикә белән бергә бәйсезлегебез китте, инде аның сөякләре белән мөстәкыйльлегебезгә кире кавышу өмете акланыр вакыт җитте”, дип әйтүче Күршат әфәнде “Сөембикә” бәетен дә укып күрсәтте.

Галим Иклил Корбан Казанның 1552 елгы фаҗигасенә тукталып узды. Бүгенге көн Мәскәү хакимиятенең татарларның “Хәтер көне”ннән тынычсыз булуын алга сөрүче Иклил әфәнде: “Русиянең бәйсез дәүләт булган Грузияга һөҗүм итүен исәпкә алсак, үз идарәсе астындагы урыс булмаучы халыкларга нәрсә генә эшләмәс инде!”, дип шикләнү-куркулары белән дә уртаклашты.

Иклил Корбан
Бүгенге көн сәяси барышка караган чакта, бер генә милләтнең дә дәүләтсез була алмаячагын ассызыклаучы галим татарлар һәм уйгырлар белән бергә кешелек дөньясының бүгенгә чаклы чиккән кайгы-хәсрәтләрнең бер көнне, һичшиксез, бетәчәге фикерен белдерде.

Анкара университеты профессоры Абдуллаһ Гүндогду Казан ханлыгының җимерелү сәбәпләрен аңлаткан булса, “Төрек учаклары” җәмгыяте башлыгы, профессор доктор Орһан Кауунҗу исә “Кавказ төбәге, Карадиңгез кризисы һәм Русия” дигән темага чыгыш ясады һәм шул җәһәттан Татарстанның сәяси статусы, киләчәк язмышы турында сүз алып барды.

Әдәбият белән бәйле утырышта исә Гази университеты профессоры Хикмәт Доганның “Сөембикә” романы белән драматург вә рәссам Музаффәр Каяның “Казан мәликәсе Сөембикә” пьессасының язылу тарихы турында мәгълүмат бирелде.

Җыенда Әзербайҗан хатын-кызлары хокукларын саклау җәмгыяте башлыгы, Анкара университеты доценты Ханым Халилова да катнашты. Милли азатлык өчен көрәш алып баручы батыр хатын-кызлар белән горурлануын ассызыклаучы галимә ханым үзенең чыгышында татар халкына теләктәшлеген җиткерде.
Абдуллаһ Гүндогду


Шигырьләр белән төгәлләнгән “Сөембикәне һәм Казан шәһитләрен искә алу җыены”нда Искешәһәр татар җәмгыяте һәм Коня татарлары белән Анкара һәм Измирдагы кырым татар җәмгыяте вәкилләре дә катнашты.

Казанның урыс гаскәре тарафыннан яулап алынуы һәм шәһри Казанның егылуының 456 еллыгы уңаеннан Истанбулда да “Идел-Урал” җәмгыяте Казан шәһитләренең рухларына багышлап Коръән укытты.

XS
SM
MD
LG