Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан Кабулда британ ярдәм хезмәткәрен үтерде


Әфганстанда мотоциклга утырган кораллы 2 кеше Кабулдагы ярдәм хезмәтендә эшләүче британ хатынын үтереп китте.

Британия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, "Әфганстанга хезмәт" исемле британ христиан ярдәм оешмасы хезмәткәре Гейли Уильямс үтерелгән.

Ул оешма мөмкинлекләре чикләнгәннәргә үз җәмгыятьләрен төзергә ярдәм итү, аларны укыту һәм һөнәри белем бирү белән шөгыльләнә.

Талибан сугышчылары һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алып ул хатын христианлыкка үгетләү белән шөгыльләнә иде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG