Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Өч аяклы ат”алдан чаба


Казанда барган IV Халыкара “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестиваленең конкурс программасына кергән “Өч аяклы ат”дип аталган татарча нәфис фильмны карарга килүчеләр, якшәмбе көнне тамаша залына сыймады.

Гомүмән, Казанда татар киносына игътибар бик зур. Җомга көнне бу фестивальдә татар киносына багышланган махсус программа күрсәтелде. Анда татар театрының 100 еллыгына, татар теленең төрле язу графикасына, төрле кульязмаларның саклануына, мәчетләрнең язмышына, мөселман халкының язмышын сүрәтләгән фильмнар күрсәтелде.

Якшәмбе көнне “Сувар Плаза” кинотеатрында “Өча аяклы ат” фильмы күрсәтелде.

Казанда узган Халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына 10 нәфис фильм тәкъдим ителгән. Алар арасында Русиядән бер генә нәфис фильм һәм ул татар телендә. Кинорежиссер Нурания Җамалинең язучы Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” дигән повесте буенча төшергән фильмы 70минут бара. Фильмның продюссеры Илһам Сафиуллин:

“Фильм “Легенда”кинокомпаниясе ярдәмендә төшерелде. Аның операторы Эдуард Ситдиков, Вячеслав Слесаренко, монтажны Влад Петров эшләде”,-диде.

Нурания Җамали- ул Татарстаның танылган кинорежиссеры, аның төшергән биш киносы да тамашачы тарафыннан бик яратып карала. 2007елда ул төшергән “Яланаяклы кыз” телевизион фильмын яшьләр генә түгел, хәтта өлкән яшьтәгеләр дә фильмны кат- кат-күрсәтергә сорап алганнар.

Бу кинофильмны караганнан соң, кино авторлары артистлар һәм тамашачылар арасында очрашу булды. Нурания Җамали шундый яңгырлы көзге көнгә карамыйча, фильмны карарга килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Повестьнең авторы танылган язучы Айдар Хәлим :

“Әсәрнең эчтәлегендә ир-ат дигән төшенчә уртага куела. Ат белән ир кешене колхоз аша көчләп аеру - ул милләтне фаҗигага китерде. Әле булса шуның ачысын татыйбыз. Бу ат тарихында ат кына түгел, репресиягә эләгеп корбан булган татар халкы тарихы ята. Халыкның үзен генә корбан итү җитмәгән, хәтта аны мал-туарыннанда да, аның тереклегеннән дә мәхрүм итеп, кеше хәтереннән чыгару, аңыннан җуйдырту максаты татыгын халык язмышы ята”,-диде Айдар Хәлим.

Тамашачылар киноны бик яратып кабул иттеләр. Кино төшерүчеләргә күп-күп рәхмәтләрен әйттеләр. Очрашу ахырында Айдар Хәлим :

“Әгәрдә без матди ярдәмгә мохтаҗ булмасак, бездә, дөнья шаккаттырлык кинофильмнар төшерерлек иҗади көчләр бар”,- диде.

Фильмны карарга килгән кешеләр залга сыймады. Айдар Хәлимнең әсәре буенча төшерелгән киноны карарга килүчеләр дә залга сыймаган тамашачы да, америка фильмын да карарга калдылар.

XS
SM
MD
LG