Accessibility links

Кайнар хәбәр

Крыштановская: "Дәүләт кризистан файда күрәчәк"


Ольга Крыштановская, элитаны өйрәнү үзәге җитәкчесе, социология институты, Русия фәннәр академиясе
Ольга Крыштановская, элитаны өйрәнү үзәге җитәкчесе, социология институты, Русия фәннәр академиясе

Дөнья кризисы Русиягә дә җитте. Хөкүмәт банкларга, аерым ширкәтләргә ярдәм күрсәтә. Әммә бу ярдәм Кремль белән нинди мөнәсәбәттә торуга карап бирелә, ди белгечләр.

Берничә ай элек кенә Русия олигархлары бар дөнья буйлап милек алу белән шөгельләнә иде. Футбол такымнары дисеңме, чабыш атларымы. Президент Дмитрий Медведев Мәскәүнең тиздән дөньяның финанс үзәгенә әйләнәчәген сөйләде.

Ләкин финанс кризисы, күрәсең, исемгә карап килми. Русиянең кыйммәтле кәгазь базарлары ишелде. Кремльгә якын торган олигархлар йөзләгән миллиардларын югалта. Хәзер Кремль аларны коткару юлларын эзли.

Олег Дерипаска (у) Владимир Путин белән Сочи икътисад форумында
Финанс кризисының һәр илдә сәяси үлчәме була. Русия кебек, эре эшкуарлык белән дәүләт үз-ара үрелешеп беткән илдә, бигрәк тә. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу кризис нәтиҗәсендә милекләр бер кулдан икенче кулга, икътисадның зур өлеше дәүләт карамагына күчергә мөмкин.

"Дәүләт бу кризистан җиңүче булып чыгачак, - ди социология белгече Ольга Крыштановская. – Дәүләтнең үзе теләгән ширкәтләрне коткару мөмкинлеге җитәрлек. Дәүләт карамагындагы һәм Кремль белән дуслыкта булган ширкәтләр кризистан файда белән чыгачак. Алар башка ширкәтләрне үзләштереп, үз тармагында хәттә монополистка әйләнә ала. "

Мәскәүнең кыйммәтле кәгазь базары күрсәткече май аеннан бирле 61% кимеде. Русиянең 25 иң бай кешесе барлыгы $230 миллиард югалткан. Кәсебен киңәйтү өчен чит ил банкларыннан заманында зур кредтилар алган олигархлар хәзер милекләрен сата.

Мисал өчен, Русиянең иң бай кешесе Олег Дерипаска, Канаданың Magna һәм Германиянең Hochtief ширкәтендә хиссәләрен саткан. Аның карамагындагы Союз банкы кредит бирүен, Газ ширкәте машина җыю конвейрын туктаткан.

"Петродәүләт: Путин, хакимият һәм яңа Русия" авторы Маршал Голдман
"Бу олигархлар үзләренең байлыгын кредит алу өчен кулланды, кыйммәтле кәгазьләрен гарантия итеп салды - ди икътисад профессоры Маршал Голдман. – Кризис нәтиҗәсендә, кәгазьләре очсызлангач, алардан кредитны кире кайтарырга таләп итәләр."

Русия хөкүмәте финанс базарына ярдәм итү чараларын күрә. Дүшәмбедә премьер-министр Владимир Путин банк системына тагын 200 миллиард рубль биреләчәген игълан итте. Әммә белгечләр бу ярдәмнең үтә-күренмәле булмавына зарлана. Кремль бу вазгыятьне дусларын хуплау, дошманнарын акылга утырту өчен кулланачак, ди алар.

"Кремль теле белән әйткәндә, үзләрен артык мөстәкыйль хис иткән, ашынып киткәннәрне урынына утырту өчен бу яхшы форсат", - ди Крыштановская.

Русия матбугатында моңа инде мисаллар да бар. Коммерсант гәзите язуынча, нефть ширкәтләренә каралган $9 миллиард доллар кредитның 47% дәүләт карамагындагы Роснефтькә бирелә. Роснефть белән Путинның якын дусты вице-премьер Игорь Сечин рәислек итә.

Бөлгенлеккә төшкән Собинбанк Газрпом белән бәйле Газэнергопромбанк карамагына күчә.

"Хәзерге хакимият калган милекне үзләштереп бетерергә тели, - ди элекке премьер, хәзер оппозициядә булган Михаил Касьянов.

Касьянов сүзләренчә, якын арада кайбер телекомуникация, металлургия ширкәтләрендә җитди үзгәрешләр булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG