Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

Фәрит Мөхәммәтшин БДБ, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм һуманитар хезмәттәшлек эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. БДБның кайбер илләре белән киеренкелек артканда Мөхәммәтшин алдында катлаулы бурычлар тора.

Сәясәт фәннәре докторы Фәрит Мөхәммәтшин дипломатик эштә инде 1990 елдан бирле. Ул Русия тышкы эшләр министрлыгының федерация субъектлары, парламент һәм иҗтимагый-сәяси оешмалар департаменты җитәкчесе урынбасары, аннан Русия президенты каршындагы Татарстан вәкиле, республика вице-премьеры(1995-1999), Русия хөкүмәте идәрәсендә (1999-2003) эшләде. Яңа вазыйфага билгеләнче ул Русиянең Үзбәкстандагы илчесе булды.

Русия президенты Дмитрий Медведев фәрманы нигезендә, Мөхәммәтшин әле күптән түгел - сентябрь аенда оешкан федераль агентлык башлыгы итеп билгеләнде. Бу урынга инглиз,төрек, фарсы телләрен белгән һәм соңгы елларда үз вазыйфаларында шактый уңышлы эшләгән татарны кую бер карасаң гадәти дә кебек.

Әмма бу оешмага бер айдан артык җитәкче билгеләнмәү үзе үк аны сайлау катлаулы булуын күрсәтә. Элегрәк бу урынга Русия президенты җитәкчесе Җахан Поллыева, Мәскәү башлыгы Михаил Лужков, Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачев куелачак дигән сүзләр йөрде.

Яңа федераль агентлык оешу белән Русия тышкы эшләр министрлыгы каршындагы халыкара, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек үзәге бетерелде. Һәм аның барлык эшләре яңа оешмага күчте.

Белгечләр әйтүенчә, 61 яшьлек Мөхәммәтшин алдында катлаулы мәсьәләләр тора. Чөнки Грузия низагыннан соң, кайбер БДБ илләре белән Русия арасында киеренкелек артты һәм яңа оешмага бу юнәлештә дә эшләргә туры киләчәк. Беренче чиратта агентлык чит илдә Русия мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш була һәм ул үзенә күрә дөньяның 100 илендә үз бүлекләре булган Американың халыкара үсеш федераль агентлыгын (USAID) хәтерләтәчәк. Аерым алганда, дәүләтара максатчан программа эшләрен җайлау, БДБдагы хөкүмәттән тыш оешмалар белән хезмәттәшлек, урыс телен җәелдерү һәм башкалар истә тотыла.

Хәзерге вакытта миллионлаган Русия ватандашы чит илдә яши. Һәм алар белән эшләүгә соңгы вакытта зур игътибар бирелә.

Русия хакимиятенең ватандашларны илгә кайтару нигезендә дә эшләр башлавы мәгълүм. Мисал өчен Русия паспортын бирүне җиңеләйтү инде Думада каралды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов программа эшләп китсә республикага 2 меңләп кеше кайтачак, ди

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Рөстәм Гайнетдинов яңа оешмага зур өметләр баглый
“Программа нигезендә, 750 кешенең кайтуы каралган, ә гаиләләре белән 2 меңләп булачак. Әмма әлегә бу программа гамәлдә түгел һәм яңа елдан эшли башласа яхшы булыр иде. Инде хәзердән үк кайтырга теләк белдерүчеләр бик күп”, ди Гайнетдинов.

Ул 2013 елны узачак Универсиада төзелешләренә төзүчеләр кирәк булуын һәм шул нисбәттән Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан татарлар килсә яхшы булыр иде дигән фикердә тора.

Рөстәм Гайнетдинов бу нигездә Фәрит Мөхәммәтшинга зур өметләр баглый.

Үзбәкстаннан күченеп кайткан Биектауда яшәүче Мансура Зыяева яңа агентлык эшләп китү бәлки кайтучыларга ватандашлык алуда ярдәм булыр, ди.

“Эшкә урнашу өчен миңа ватандашлык кирәк булды. 1993 елда күченеп кайттым һәм бары 1997 елда гына ватандашлык ала алдым. Без совет паспорты белән кайткан идек. Әмма ватандашлык булмагач барыбер эшкә алмадылар. Хәзер бәлки бу эш җиңеләйтелгәндер, әмма чиратлар әле дә күп”, диде ул.

Мөхәммәтшин җитәкләгән БДБ, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм һуманитар хезмәттәшлек эшләре федераль агентлыгына эшләп китү өчен ел-ел ярым вакыт кирәк булыр дип белгечләр. Чөнки идәрәдә генә дә 250дән артык кеше эшлиячәк. Ә чит илләрдә аның хезмәткәрләре меңнән артачак.

XS
SM
MD
LG