Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Медведев Таулы Карабах арадашлыгын яңартмакчы


Әрмәнстанга кичә 2 көнлек сәфәр белән килгән Русия президенты Дмитрий Медведев президент Серж Саркисян белән очрашты.

Саркисян белән уртак матбугат очрашуында Медведев Әрмәнстан белән Азәрбәйҗан арасында Таулы Карабах низагында арадашлыкны яңартачагын белдерде.

Медведев якын арада Мәскәүдә бу 2 ил җитәкчесенең очрашуын үткәрергә җыенуын әйтте.

Бу Медведевның май аенда президент вазыйфасына керешүеннән соң Әрмәнстанга беренче сәфәре.

XS
SM
MD
LG