Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:26

Кеше кесәсенә әфьюн ташлаучы милиционер хөкем ителә


Бәләбәйдә кешеләр кесәсенә әфьюн салдырып соңрак аларны тоткарлау белән шөгыльләнгән милиция хезмәткәренә каршы җинаять эше мәхкамәгә тапшырылды.

Хөкемгә тартылучы наркотик кулланучылар кылган җинаятьләрне ачу өчен җаваплы милиция хезмәткәре.

Ул җинаять эше ачу белән янап һәм хокук саклау оешмалары ягыннан яклау вәгъдә итеп әфьюн кулланучы бер кыз белән бер егетне үз танышларының кесәләренә әфьюн салырга мәҗбүр иткән диелә.

Соңрак шул кешеләрне шаһитләр алдында тоткарлаган.

Кесәгә салу өчен әфьюнне ул аларга үзе бирә торган булган диелә. Милиция хезмәткәре бу җинаятьләрне үзен нәтиҗәле эшләүче итеп күрсәтү өчен кылган диелә.

XS
SM
MD
LG