Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемерово шәһәрендә өлкәдәге иң зур мәчет ачылды


48-әр мертлы 4 манарасы булган 30 метр биеклектәге 3 катлы бу мәчет 400 гыйбадәт кылучыны сыйдыра.

Һинд, гарәп, Самарканд, төрек үрнәкләрен берләштергән Мөнирә исемле мәчет хәйрия акчасына заманча технологияләр һәм материаллар кулланып нибары 1 ел эчендә төзелгән.

Аның аерым никах, җыелышлар бүлмәләре, хатын кызлар өчен балконы, китапханә, җеназа бүлекләре дә бар.

Бу - өлкәдә беренче зур мәчет. Кемерово өлкәсендә барлыгы 6 мәчет һәм 8 гыйбадәт йорты йәки бүлмәсе бар.
XS
SM
MD
LG