Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин мөфти булып кала


Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

Башкортстан мөселманнары диния идарәсе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинны яңадан республика мөфтие итеп сайлады

Бүген Башкортстан мөселманнары диния идарәсенең VI корылтаенда Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин тагын 5 елга республика мөселманнары мөфтие итеп сайланды.

Корылтайда катнашкан 125 вәкилнең 96-сы Нурмөхәммәт хәзрәтнең мөфти булып калуын хуплады.

Бу вазыйфага Стәрлетамак районы имам-мөхтәсибе Ришат Рафиков та тәкъдим ителгән иде.

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин Башкортстан мөселманнары диния идарәсен 1992 елдан бирле җитәкли.

Нигъмәтуллинны яңа мөддәткә сайлануы белән котлаганда Русия үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин Шаригать кануннары нигезендә җитәкчеләр гомерлеккә сайланырга һәм аларның җитәкчелеге вакыт ягыннан чикләнмәскә тиеш диде.
XS
SM
MD
LG