Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

Тукай яшәгән кунакханәне сүтүдән күтәрелгән бәхәскә һаман да нокта куелмады. “Болгар” номерларын җимерү уңаеннан пикет оештырылды.

Габдулла Тукай яшәгән кунакханәне сүтүдән күтәрелгән бәхәскә һаман да нокта куелмады. Хакимият “Болгар” номерларын яңадан төзергә вәгъдә бирсә дә, татар җәмәгатьчелеге тынычлана алмый.

22 октябрьдә дәүләт шурасы каршында Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге “Болгар” номерларын җимерү уңаеннан пикет оештырды. Чараның төп максаты: киләчәктә татар шәһәре булган Казанда милли рух бетерелмәсен һәм “Болгар” кунакханәсе яңадан төзелсен. “Без Печән базарының элекке йөзен кайтарырга тиеш. Сакланып калган башка биналарны сүтәргә юл куймаска кирәк”, диде Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов.

Каршылык күрсәтүчеләр Тукай яшәгән йортны җимерүчеләрне җавапка тартырга тәкъдим итә. Әлеге чара депутатларның утырышка килгән вакытында узды. Дәүләт шурасы депутаты Радик Ильясов: “Тукай яшәгән “Болгар” номерларын төзүчеләр халыкның фикерен исәпкә алып, аны яңадан торгызыр”, дип уйлый. Башка татар депутатлары күренмәде. Туфан Миңнуллинның гына утырышта кунакханәнең кем тарафыннан җимерелүе, киләчәктә аның язмышы ничек булачагы турында сорау бирүе мәгълүм булды.

Халык арасында пикетны татар язучылары оештыра дигән хәбәр дә таралган иде. Алай да татар язучылары биредә күренмәде. Татар иҗтимагый үзәге вәкилләреннән тыш, чарага студентлар да җыелган иде. Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе Әзһәр Шакировны да “Болгар” кунакханәсенең киләчәк язмышы битараф калдырмаган.

“Бөтен теләгебез “Болгар” ны яңадан торгызу. Без аны киләчәк буыннарга “менә бу Тукай яшәгән йорт” дип күрсәтергә тиешбез”, ди Әзһәр Шакиров.

Чарага килгән яшьләрнең дә “Болгар” кунакханәсе турында үз фикерләре бар. КДУ студенты Айзат Шәймәрданов болай диде: “Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан бер өзек хәтергә килде. Шагыйрьнең Былтыры әйтмешли, “әй, юләр, былтыр кысканга быел кычкыралармыни?!”.

Пикетның икенче өлеше җир белән тигезләнелгән “Болгар” кунакханәсе урынында үтте.

XS
SM
MD
LG