Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Русия Акъяр арендасын озайтырга тели


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия Украинаның Кара Диңгездәге Акъяр порты аренда мөддәтен озайтырга тели дип белдерде.

Дүшәмбе көнне Русия премьер-министр урынбасары Сергей Иванов, әгәр дә Украина хөкүмәте аренда мөддәтен озайтмаса, Русия флоты аннан китәргә әзер дигән иде.

Украина президенты Виктор Ющенко берничә мәртәбә 2017 елда аренда мөддәте чыкканнан соң Русия флоты Акъярдан китәргә тиеш булачак диде.

Лавров аренда мөддәте ахырына якынлашканда Русия Украинага аны озайту турында махсус тәкъдимнәр белән чыгачак диде.
XS
SM
MD
LG