Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара донорлар Грузиягә акча җыя


Европа Берлеге тышкы мөнәсәбәтләр комиссионеры Бенита Ферреро-Валднер Халыкара донорлар Русия белән сугыштан зыян күргән Грузиягә ярдамгә 4 миллиард 550 миллион доллар бирү турында килеште диде.

Ул моны донор илләрнең Брюссель очрашуыннан соң әйтте.

БМО һәм Дөнья банкы исәпләвенчә, Грузиягә инфраструктураны төзекләндерү, качакларга ярдам итү, икътисадны торгызу өчен алдагы 3 елда 3 миллиард, 250 миллион доллар кирәк булачак.

Европа комиссиясе президенты Жозе Мануель Барросо җыенда катнашучыларга Грузиягә ярдам итү ул әхлакый бурыч кына түгел, бу гамәл Европа Берлеге мәнфәгатьләренә дә туры килә, чөнки Грузия Берлек өчен мөһим энергия юлы диде.
XS
SM
MD
LG