Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акча үзгәрә диләр? Дөресме?


“Безнең гәҗит”нең бу атнада чыккан санында төп тема – икътисади кризис.

Бу теманы төрле яктан сурәтләгән мәкаләләр шактый монда. “Акча алышмыймы?” дигән язмада икътисади кризис белән туган имеш-мимешләр, аерым алганда , чираттагы акча алышыну ихтималы турында. Мәкалә авторы бүгенге көндә актуаль - девальвация булырмы дигән сорауга җавап эзли.

“Девальвация – ул милли акчаның чит ил валютасына, алтынга карата очсызлануы, дигән сүз. Акча мәтәлүгә төп сәбәпче – инфляция. Ә инфляция, ничек кенә зарлансак та, Русиядә әлегә контрольдә, планлы булырга омтыла. Димәк, якын арада гына девальвация, ягъни акча реформасы көтелми дип әйтергә, ышанырга мөмкин. Шунлыктан валюта алыштыру кассаларындагы ыгы-зыгы болганчык суда балыклар эләктереп калырга омтылган “балыкчы”лар тырышлыгы нәтиҗәсе генә. Ыгы-зыгыда аларга эш итү җиңел. Хөкүмәт банк белән ул-бу була калса, кассага салынган акчаның 700 меңенә кадәрен тулысынча кайтарып бирергә вәгъдә итә. Халыкны бу да тынычландырмый. Бер ышаныч югалгач, кабат-кабат алдангач шулай була шул ул”, дип яза Илфат Фәйзрахманов.

Шушы ук темага газетада тагын берничә мәкалә урын алган. Әйтик, “Икътисади депрессия”, “Аптыратырлык кыйммәт”, “Дәүләт кризистан файда күрәчәк”, “Кризис Татарстанга килде”, “Русиялеләр кибеткә азрак йөри башлый”.

Гезетаның “Тормыш сулышы” битендә Айгөл Гыймранованың “Президентка хат” дигән мәкаләсе басылган. Мәкалә Владимир Путинның президент буларак соңгы турыдан-туры элемтәсе турында һәм аннан соңгы вәзгыять хакында. Телевизор экраныннан Путин мөләем елмаеп, ихлас кыяфәт белән һәр сорауга җавап биргәч, автор үзен кызыксындырган сорауны президентка җибәрә. Сорау болай яңгырый: Казанда “прописка” булмагач, бер кая барып булмый, бала авырса, поликлиникада да кабул итмиләр.

Бөтен проблема паспорттагы шул каһәр төшкән мөһергә барып тоташа. Бер генә алга киткән илдә дә кешене пропискага кертү дигән әйбер юк, бу – аларның ирек-хокукларын кысу булыр иде. Русиядә кешене яшәгән урынына “бәйләп” куеп, закон кеше хокукларын бозмыймы?

“Туры бәйләнешне ахырына кадәр карадым, аннан соң көн дәвамында яңалыклар чыгарылышын калдырмадым, әмма минем сорауга җавап беркайда да ишетелмәде. Йөрәк җитеп, президентка биргән соравым да, бу хәл үзе дә онытылып бара иде, мин онытсам да, мине онытмаганнар булып чыкты… ”.

Ике-өч атна үткәч, Русия президентының Идел буендагы вәкиленнән хат килә. Хатта президент Владимир Путин белән туры бәйләнешкә кергән өчен рәхмәт белдерелеп, автор күтәргән мәсьәләне хәл итәр өчен Русия президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсенә килүен сораганнар.

Газетаның “Дөнья бу” битендә “Отышсыз отыш” җиңел акча эшләү ысулы белән тормышлары упкынга тәгәрәгән кешеләр турында. Автор Айзат Шәймәрданов яшьләрнең спорт ярышларына фаразлар куеп акча эшләргә ашкынулары, азарт сөючеләрнең “Букмекер контораларында” күпләп акча югалтуларын яза.
XS
SM
MD
LG