Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азиягә газдан да су кадерлерәк


Үзәк Азиядәге биш ил ниһаять төбәктәге энергетика һәм су проблемасын хәл итте кебек. Казакъстанда җыелган рәсмиләр бер карарга килә алды.

Үзәк Азиянең көнчыгышы быелгы кышны җылыга, ә көнбатышы яз көнне ниһаять суга туеначак. Әгәр инде Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан рәсмиләре төзегән килешү сүздә генә калмыйча гамәлгә күчсә.

Әлеге килешү халык өчен үтә дә мөһим. Чөнки Үзәк Азиянең биш иле өчен су һәм энергетика мәсьәләсе соңгы вакытта шактый проблемага әйләнде.

Казакъстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан нефть һәм табигый газга бай булып суга котлык кичерсә, Кыргызстан һәм Таҗикстан киресенчә суга бай, әмма энергетика байлыклары юк.

Һәм бу байлыклар булмау мәсьәләсен Кыргызстан һәм Таҗикстан үзенчә хәл итә - ул су ярдәмендә энергия булдыра. Шул сәбәпле, күрше илләргә авыл хуҗалыгы өчен су җитми.

Газга бай булган Үзбәкстан исә һәрвакыт бурычлы Кыргызстан һәм Таҗикстаннан канәгать түгел һәм теләгән вакытында, шул исәптән кыш уртасында да, аларга газ бирүне туктатуны хокуклы саный.Һәм узган кышны нәкъ шулай булды да. 40 елга беренче тапкыр Үзәк Азиягә үтә дә салкыннар килгәч, Кыргызстан һәм Таҗикстан рәсмиләре авыр хәлдә калды. Быел да бу вәзгыять кабатланмасын өчен алар инде алдан ук чараларын күрергә тырыша.

Җитмәсә, су саклагыч һәм гидроэлектр станцияләрендә быел суның дәрәҗәсе дә бик түбән. 18 октябрь көнне 5 ил рәсмиләре җыелышында Кахакъстан премьер-министры урынбасары Умирзак Шукиев Кыргызстанның Тохтогүл сусаклагычында хәлләр бик авыр булуын әйтте.

“Барлыгы 9,5 миллиард куб су. Бу мөгаен тарихта иң аз су җыелган вакыттыр”, диде ул.

Әлбәттә Кыргызстан аны тагын энергия булдыру өчен дә тотса, суның дәрәҗәсе тагын да төшәчәк.

Бу үз чиратында яз килгәч Үзбәкстан, Казакъстан, Төркмәнстанга су аз калачагын аңлата. Шундый хәл нәкъ быел яз һәм җәй айларында күзәтелде һәм җитәкчеләр тиз арада киңәшмә уздырырга мәҗбүр булды. Кыргызстан ихтыяҗ барлыкны сизеп, нефть һәм газ кебек су да байлык булып сатылырга тиеш дип белдерде. Үзбәкстан моңа үтә дә каршы чыкты.

Әмма хәзер ниһаять 5 ил бер фикергә килә алды. Берәүләр энергетика байлыклары, ә икенчеләре су бирергә вәгъдәли.

Әгәр өлек Төркмәнстан мондый җыелышларда катнашмаса, яңа президент килгәннән соң ул да Үзәк Азиядәге сәяси хәлләр белән кызыксына башлады. Һәм яңа килешүдә дә Төркмәнстанның роле бар. Казакъстан премьер-министр урынбасары Шукиев әйтүенчә, Төркмәнстан өстәмә электр энергиясен Таҗикстан һәм Кыргызстанга сатуга җаваплылык алды. Ә Үзбәкстан аны транзит итүгә ышандырды. Моннан тыш Үзбәкстанның шулай ук башка бурычлары да каралган.

“Үзбәкстан Кыргызстанга килешенгән күләмнән өстәмә 150 миллион кубометр газ бирәчәк, без мазут һәм күмер җиткерәчәкбез, шулай ук без киләсе урып-җыю чоры өчен электр энергиягә алдан түләп кую җаваплылыгын үз өстебезгә алдык”, диде Шукиев.

Шулай ук бу килешүдә Үзбәкстаннан көньяк Казакъстанга су китүче “Дуслык” каналына да игътибар бирелә. Чөнки быел җәй Үзәк Азиядә бик эссе булганда, Үзбәкстан әлеге каналдан ага торган суны үзендә күбрәк тотып калды. Хәтта июль башында Казакъстанда яшәүчеләр: “су килү шул хәтле начар, хәтта бу канал ябык дип уйларга мөмкин”, диделәр. Әлеге зарлардан соң Шукиев ачуы чыгып Ташкентка хат юллады.

“Хәзер “Дуслык”та су йөреше секундына 700 куб.метрдан да аз булмаска тиеш диеп төгәл язылган”, диде Казакъстан премьер-министры урынбасары.

Әлбәттә су-энергетика мәсьәләсендә уртак фикергә килә алу алга китеш дип санала, хәтта бу килешү 2008-2009 елларга гына төзелсә дә.

Әмма бу килешүнең киләчәктә ныклы булуы шик тудыра. Чөнки бу карарга Үзәк Азиядә кышның үтә дә салкын, ә җәйнең киресенчә бик кызу булуы этәрде.
XS
SM
MD
LG