Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара көчләр 9 әфган солдатын үтерде


Әфганстан саклану министрлыгы белдерүенчә, узган төндә Хост виләятендә халыкара көчләр һава һөҗүме белән 9 әфган солдатын үтергән, 3-не яралаган.

Әфганстандагы АКШ көчләре вәкиле әйтүенчә, бу вакыйга ялгышлык белән булган.

Әфганстанда төрле һава һөҗүмнәрендә тыныч халыктан инде күпләгән кеше һәлак булды.

Әфган хөкүмәте халыкара көчләр үз гамәлләрен әфган хәрби көчләре белән тиешенчә килештермәү сәбәпле еш кына хаталар килеп чыга ди.
XS
SM
MD
LG