Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья кризис саммиты 15 ноябрьдә Вашингтонда үтә


Ак йорт дөнья җитәкчеләре дөнья финанс кризисы турында сөйләшү өчен 15 ноябрьдә Вашингтонда җыелачак дип белдерә.

Ак йорт сүзчесе Дано Перино әйтүенчә, президент Джордж Буш бу очрашуга 20 ил җитәкчесен чакырган.

Алар бу җыенда кризис сәбәпләрен, проблеманы чишү барышын тикшерәчәк һәм кризисның кабатлануына юл куймау өчен реформалар әзерли башлыячак.

Бу җыенда Аргентина, Австралия, Бразилия, Канада, Кытай, Франция, Германия, Һиндстан, Индонезия, Италия, Япония, Көньяк Корея, Мексика, Русия, Согуд Гарәбстаны, Көньяк Африка, Төркия, Британия, АКШ һәм Европа Берлеге җитәкчеләре катнаша.
XS
SM
MD
LG