Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:41

“Алтын мөнбәр” фестивале ябылышында чыгыш ясап, Изабель Аҗани Казанны Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим итте.

“Алтын мөнбәр”нең ябылу тантанасында француз актрисасы Изабель Ясмин Аҗани да чыгыш ясады. Ул Казанны танып соклануын белдерде. Аны биредәге диннәр арасы дуслык шаккатырган. Шуннан чыгып, кино йолдызы Татарстан башкаласын тынычлык буенча Нобель бүләгенә тәкъдим итәргә кирәк, дип белдерде.

Гран-при бүленде

Тантанада фестиваль эшенә йомгак ясалды. Жюри рәисе Болотбәк Шәмшиев төп бүләкнең икегә бүленүен әйтте.

Гран-принының бер өлешен алучы “Джодха Әкбар” фильмы мәхәббәт тарихыннан корылган. Һинд императоры Җәләлетдин Мөхәммәд Әкбар - магол, ягъни төрки асыллы кеше. Шулай ук ул мөселман. Әмма аның күзе индус динендә булган Джодха исемле кызга төшкән. Кино ислам патшасының башка диннәргә булган хөрмәтен күрсәтә. Бу тулы метражлы 203 минутлык нәфис фильм.

Иң яхшы ир-егет һәм хатын-кыз

Төп бүләкнең икенче өлеше исә Иранның “Әни өчен М” исемле кинотасма өчен бирелде. Анысы гаилә җылысы, туганлык мөнәсәбәтләре турында. Шулай ук “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә шушы ук фильмда төшкән Гөлшифтә Фәрахани бүләкләнде.

Ә “Иң яхшы ир-ат роле” исемле бүләкне актер Риәк Раушан (“Джодха Әкбар”, Һиндстан) алды.

Ике татарга бүләк бирелде

Шулай ук жюри документаль, кыска метражлы картиналар өчен дә бүләкләр тапшырды. Аларга өстәп махсус бүләкләр дә бар иде. Әйтик, “Исламский мир” телеширкәте исеменнән “Ай ярылганда” исемле татар фильм режиссеры Батыр Баишев бүләкләнде.

Татар зыялысы көтеп алган тулы метражлы “Өч аяклы ат” исемле кино халык яратса да, кайбер тәнкыйтьчеләр тарафыннан “әлегә үсеп җитмәгән” дип бәяләнгән иде. Тик аларны да нәүмиз итмәделәр.

Эдуард Ситдыйковны эфирдан читләштерелгән Ләйсан Ситдыйкова котлады. Алар элеккеге телевидениечылар.

Операторлык эше өчен шул атны һәм 1948 елда яшәгән татар авылы кешеләрен камерага төшергән Эдуард Ситдыйков бүләкләнде. Эдуард элек “Эфир” телеканалында эшләгән иде. “Азатлык” хәбәрчесенә ул һөнәрен бераз үзгәртүен сөйләде. Алар “Легенда” исемле кино ширкәте корып, уен фильмнарын төшерә башлаган.

Ябылу тантанасында бу кинога тамашачы мул итеп кул чапты. Күпләр шушы фильмнан соң чын, ирекле татар киносы тарихы башланыр дип өмет белдерде. Чөнки киноны шәхси эшмәкәр Илһам Сафиуллин төшерттергән. Анысы Алманиядә яшәүче казанлы булып чыкты. Туксанынчы елларда "Джонатан" исемле җиләк-җимеш сәүдә челтәрен коручы буларак казанлыларга таныш иде ул.

Башка бүләкләр кемгә эләкте?


Башка бүләкләрне алучылар арасында Яңа Зеландия, Норвегия кебек илләрнең дә киночылары бар иде. Австралия белән Иранга, Һиндстанга һәм Татарстанга сәхнәгә берничә мәртәбә чыгарга туры килде. Ә Татарстан президенты бүләген исә АКШта төшерелгән “Караңгы якка такси” исемле кинофильмны ясаучылар алды.

Ә “Иң яхшы режиссер эше” дип Иран режиссеры Рәсүл Садр Амәлинең “Ялгызлыкның һәр төне” исемле кинотасмасы танылды. Анысы 100 минутлык тулыканлы фильм. Әҗәл хастасын очраткан Әтия исемле ханым һәм аның ире турында ул. Шушы кешелек темасын фарсы иҗатчысы жюрины сокландырырылк итеп сүрәтләгән. Гомумән тамашачы да иранлы киноларны үз иткән. Аларны елый-елый караганнар.

Нәфис фильмнар арасында эчтәлеге өчен “Дәү үскән диярлек” дигән инглиз фильмы бүләкләнде (режиссеры Йосыф Али Хан).

Австралиягә ике бүләк

Документаль эшләр арасында исә “Иң яхшы режиссер эше” дип “Йөзгә-йөз карап ” (Һолландия) фильмы табылган. Ә “Иң яхшы документаль фильм” дип исә австралияле Анна Броиновски төшергән “Тыелган ялган” табылган. Шулай ук Русиянең киночылары гильдиясе бүләге “Кара фил” дә аңа бирелде.

Берсе алды, берсе юк

“Иң яхшы кыскаметражлы фильм” итеп Яңа Зеландия режиссеры Сима Урале төшергән “Кәһвә вә Аллаһы” картинасы танылды. Ә менә Сима белән фестиваль кысаларында гел бергә дуслашып йөргән кыргыз кызы Нәргизә Маматкулова төшергән сигез минутлык “Яшисем килә” фильмы бүләксез калды.

Маматкулова остазы исә бүләксез калмады. “Кино сәнгатенә керткән өлеше өчен” дип фестивальнең жюри рәисе СССРның халык артисты Болотбек Шамшиевка да бүләк бирелде.

Төркиләр бүләге уйгурларга

“Төрексой” атлы төрки берләшмә үз бүләген “Тартырылган бауда” дигән документаль картина төшергән өчен халыкара коллективка бирде. Анда сүз Кытайда яшәүче уйгурлар турында бара. Аларның мәдәнияте тәсфирлана. Аерым алганда, бауда йөри торган артистлар турында ул.

Анастасия Заворотнюкка таң калдылар

Анастасия Заворотнюкка игътибар зур булды

Ябылу тантанасын мавыктыргыч итәр өчен шактый санда урыс кино йолдызлары да чакырылыган иде.

Фотокамералар беренче чиратта “няня” Анастасия Заворотнюкны чорнап алды. Ул хәтта "ислами" дип саналучы тантананы да алып барды. Шул мөмкинлектән кулланып комедияларда уйнаучы актриса тоссыз шаяртулар яудырды. Сары матбугатны сүкте, үбешүләр, кияүгә чыгуларны искә төшерде. Анастасия берочтан Казан түрәләренә Изге Казан анакае поттактасын (иконасын) кайтарулары, чиркәүне төзәтүләре өчен рәхмәтен белдерде.

XS
SM
MD
LG